erid:2VtzquqpS7d
Сайлауларга бармый калган юк
Арча яңалыклары

Сайлауларга бармый калган юк

Кәче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина сайлауга ире Марсель, оныгы Радмир белән килде.

"Сайлауларга бармый калган юк, диде алар. - Сайлаулар тыныч кына узсын. Илебез  тыныч, күгебез аяз булып, гаиләләребез белән матур итеп бәхетле яшәргә язсын. Киләчәгебез якты булсын, илебездә тынычлык урнашсын! Егетләребез исән-сау өйләренә, гаиләләре янына кайтсыннар! Амин!"                            

Кәче сайлау комиссиясендә Эльмира ханымның сеңлесе Энҗе Әхмәтҗанова да эшли.   Сайлаулар тыныч мохитта бара. Ил белән идарә итәчәк Президент кандидатурасына үз тавышыңны бирү әһәмиятле гамәл-бурыч.  Мөхәммәтшиннар гаиләсе матур теләкләр белән лаеклы дип санаган кандитатурага тавыш бирделәр. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев