Сайтыбызда уздырылган көзге бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
23 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр сайтыбызда фотолар бәйгесе барды.
Сайтыбызда уздырылган көзге бәйге җиңүчеләре бүләкләнде.
“Көзге уңыш” дип исемләнгән бәйгедә быел җыеп алынган бакча җимешләренең укучыларыбыздан килгән фотолар катнашты. 15 катнашучыдан матур, үзенчәлекле, кызыклы фотолар алдык. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләренең 2024 елгы уңышын безгә дә тәкъдим итте. Барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
Иң күп тавыш җыючы дүрт катнашучыны 29 октябрь көнне редакциябезгә чакырдык. Котлау кабул итәргә килүче җиңүчеләребез үзләре дә буш кул белән килмәгән иде. Бәйге фотоларындагы кабак, кабак бәлеше, кабак согы, бал, чәй һәм көзге муллыктан ясалган композиция – “Могҗизалар кыры”ндагы бүләкләрне хәтерләтте. Бик җылы һәм күңелле очрашу булды ул. Һәркайсы бәйге барышында кичергән хис-тойгылары белән бүлеште.
Иң күп тавыш (6304) җыеп, 1нче урынга лаек булучы Хәят Сәлахова Апаз урта мәктәбендә эшли. “Көзге күчтәнәч” атамасы белән бик матур композиция фотосы җибәргән иде ул. Бүләкләүгә тормыш иптәше Мөнир белән бергә килделәр. “Уйнап кына тотынган идек. Бакчадан җыйган яшелчәләрдән үзебез өчен генә дип төшереп куйган фото бар иде, бәйге турында ишеткәч, җибәрергә булдык. Тавыш бирү башлангач, бөтен кешегә сылтамасын җибәреп, безнең өчен тавыш бирүләрен сорадык. Туганнар, дуслар, күршеләр, сыйныфташлар, төркемдәшләр – берсе дә калмады. Египеттагы туганнарыбыз да тавыш бирүгә кушылды. Шулай итеп алга чыктык. Үзебезгә дә кызык булып китте. Алдынгы урынны бирәсе килмәде”, – диде беренче урын иясе. “Ак барс“ матчыннан бер дә ким булмады. Бик кызу уен булды. Соңгы тавыш бирәсе көнне икенче урынга калган идек. Ярар инде, җиңеп булмады дип йокларга яттык. Төнге 12дән соң, җиңү белән котлап, смслар килгән. Беркем йокламаган, безнең өчен тавыш биргәннәр икән, дип шаккатык”, – диде шаярып Мөнир әфәнде.
2нче урында, 5767 тавыш белән, Түбән Пошалым авылыннан Елена Гарипова. Ул “Менә ичмасам кабак” дип исемләнгән фотоны тәкъдим иткән иде. Бүләкләү чарасына кызы Динара белән фотодагы иң зур кабакны күтәреп килгәннәр иде. “Быел ике бакча кабак утырткан идек. Тау кадәр уңыш җыеп алдык. Истәлеккә фотога төшкән идек. Бер танышыбыз бәйге баруы турында хәбәр иткәч, әлеге фото белән катнашырга булдык. Беренче көнне тавыш бирү турында бөтенләй онытканмын. Искә төшкәч, барлык төркемнәргә сылтаманы җибәреп, алдынгы урында барырга тырыштык”, – дип уртаклашты Елена ханым.
1279 тавыш җыеп, “Җәннәт бакчасы” фотосы белән Мөндеш авылыннан Нияз Сафин 3нче урынны яулады. Бәйгедә катнашкан фотода кабаклар арасында берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз бала утыра. Бүләкләрен алырга бертуган энесе Әлфис килгән иде.
Калганнардан калышмаска тырышып, намус белән бәйгедә катнашучы дүртенче урын иясе Дания Фәхриеваны да бүләкләргә булдык. “Гаилә белән” дип исемләнгән матур фотода, әби, бабай һәм онык итеп кабакларны киендергән иде ул. Редакциягә килгәндә дә өстәлебезне бизәүче көзге композицияне бүләк итеп алып килгән Дания ханым. “Мин укытучы кеше булгач, гаилә елында кирәге чыгар дип, кабакларны киендердем дә фотога төшереп куйдым. Бу бәйге турында ишеткәч, әлбәттә катнашырга булдым. Бәйгедә катнашкан унбиш фотоның унысында кабак, иренмичә санадым”, – диде ул.
Җиңүчеләргә Арча мәдәният йортында 8 һәм 9 ноябрь көннәрендә булачак Иркә концертына чакыру билетлары һәм иганәчебез, шәхси эшмәкәр Роза Ибәтуллина тәкъдим иткән “Садовый центр” кибетенә сертификатлар тапшырдык. Иганәчебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев