Салым түләдеңме?
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Казандагы 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
– Мөнир Әмирович, салым түләү чиге – 1 декабрьгә дә санаулы гына көннәр калды. Без, физик затлар, быел кайсы ел өчен салым түлибез?
– Быел закон буенча 2022 ел өчен салым түлибез.
– Искә төшереп үтсәгез иде, физик затлар нәрсәләр өчен салым түли?
– Милек кемнең исеменә рәсмиләштергән – шул салым түли. Йорт, фатир, бүлмә, дача, гараж, гараж урыны, сарай, мунча, җир участогы, пай җирләре, транспорт... – барысына да салым исәпләнә.
– Салым түләүдәге ташламалар турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Пенсионерлар 1 йорт һәм 1 фатир яки бүлмә, 1 гараж яки 1 гараж урыны һәм 6 сутый җир салымыннан азат ителәләр. Шулай ук бу ташламалар пенсия алдындагы хатын-кызларга (55 яшьтән) һәм ир-атларга да (60 яшьтән) кагыла. Шушы ук ташламалар Iнче һәм IIнче төркемдәге инвалидларга, тумыштан инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидларына да, чернобыльчеләргә дә каралган. Күп балалы гаиләләр дә аерым ташламалардан файдалана.
– Транспорт салымын түләүдә ташламалар бармы?
– Бөек Ватан сугышында катнашучылар 110 ат көченә кадәр бер машинага салымнан азат ителә. Iнче һәм IIнче төркемдәге инвалидлар 100 ат көченә кадәр бер машинага салым түләми. Халык шуны аңласын иде: салым ул безнең байлыгыбыз. Туп-
ланган салым акчасына юллар рәтләнә, мәдәни-спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау биналары һ.б. төзелә. Салымны вакытында түләргә кирәк. Хәзер халык аңлырак була башлады. Салымны вакытында түләргә тырышалар.
– Вакытында түләмәсәң?
– Түләү чиге – 1 декабрь. Бу турыда тагын бер кат искә төшерәбез. Вакытында салым түләмәсәң, 10 көннән соң кисәтү кәгазьләре килә башлаячак. 1 тиен дә бурыч булып санала. Пенялар салына башлый. Бурычың булса, чит илгә дә чыга алмыйсың. Машинаңнан да колак кагарга мөмкин.
– Әгәр дә салым түләү турындагы кәгазь килмәсә?
– Вакытны сузмыйча, кичекмәстән салым инспек-циясенә мөрәҗәгать итеп, мәсьәләне ачыкларга кирәк.
– Безнең Арчада салым инспекциясе бүлеге юк, халыкка кая мөрәҗәгать итәргә? Салым инспекциясенә йомышы төшкән кеше Казанга кадәр барырга тиеш буламы?
– Юк, Казанга кадәр бару кирәкми. Арчада күпфункцияле үзәк (МФЦ) эшли. Шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ашыгыч рәвештә мөһим мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганда Казанга килергә мөмкин. Шулай ук электрон хезмәтләр аша эш итәргә киңәш итәбез. Кирәк кешегә безнең кайнар элемтә: 88002222222. Шәхсән үземә дә шалтыратырга була. Телефон: 8(843) 5282415 (өстәмә сан 5050).
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев