erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Саннар артында кеше язмышлары, төзәлмәс югалтулар һәм авыр фаҗигаләр тора

Берничә минут оту кеше гомере бәрабәренә тормый.

17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстан территориясендә «Каршы як полоса» исемле профилактик чара уздырылачак.

2025 елда юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу сәбәпле, 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Алар нәтиҗәсендә 28 кеше һәлак булды92 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Бу саннар — коры статистика гына түгел. Алар артында кеше язмышлары, төзәлмәс югалтулар һәм авыр фаҗигаләр тора.

Искәртәбез!
Юл кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4–6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан,  кабатланган очракта 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.каралган.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр!
Сезнең иминлек һәм пассажирларның гомере үз кулыгызда.
Юлда куркыныч манёврлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Исегездә тотыгыз: берничә минут оту кеше гомере бәрабәренә тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре