erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәрык бистәсендә яшәүчеләр бәйрәмне үзләре ясыйлар

Узган җомгада шәһәрнең Шәрык бистәсендә Г.Бәширов урамындагы балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы булды.

Әлеге балалар мәйданчыгы узган ел грант акчасы исәбенә җиһазландырылган иде. Янәшәдә футбол кыры да төзелде. Ачу тантанасын да бик матур итеп  оештырганнар иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге микрорайонда бик актив әти-әниләр яши. Иганәчеләр белән дә проблема юк. Яңа ел бизәлешен, чыршы кайтару мәшәкатьләрен бергәләп күтәргәннәр. “АрскПласт“ ширкәте җитәкчесе Булат Шиһабиевка рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Республика прокуратурасында эшләүче Алмаз Сәгыйтьҗанов мондый чараларны төп оештыручыларның берсе.
Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Кыш бабай, кар кызы балаларны күңелләре булырлык итеп уйнаттылар. Тәмле ботка, чәй һәм коймак белән сыйландык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев