erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Син эшләсәң генә язылабыз”

Күкчә Бирәзәдән Зөлфия Минһаҗиева район газетасына яздыру буенча хат ташучылар арасында беренче урында. Ничәнче тапкыр? Үзе дә хәтерләми. Соңгы вакытта ул беренчелекне берәүгә дә бирми.

Арча почта бүлекчәсенең хисап җыелышында баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин аңа акчалата бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. 

Зөлфия Минһаҗиева җыелыш барган бүлмәгә килеп кергәнче күз ишектә булды. Әллә соңга кала, әллә бөтенләй килмәскә булганмы? Юк, ул әйткән сүзеннән кире кайта торган кеше түгел. Берзаман килеп керде. Бит очлары алсуланган, тыны капкан. “Кайчан безнең юлларны карарлар икән? Бөтенләй йөри торган түгел бит”, – диде ул беренче сүз итеп. Кемнең кай җире авырта. Зөлфия апа өчен ике авыл арасындагы  юл үзәгенә үткән.Чөнки аңа юлсыз җирдән кар ерып көн дә өч километр араны үтәргә кирәк.

– Мин яшәгән Күкчә Бирәзә авылына Урта Бирәзә аша, мин почта өләшә торган икенче авыл Югары Бирәзәгә Кенәргә илтүче олы юлдан йөриләр. Ике арада юл бөтенләй юк. Берара сукмак тапталган иде, артыннан ук аны кар күмеп китте инде, – диде ул. – Ярый, чаңгыда йөрүем ярап куйды. Кечкенә вакытта ярышларда да катнаша идем. Менә хәзер дә чаңгы белән йөрим, иртән сигезләр тирәсендә чыгып китәм, кич кайтам. Юл юк инде, вәгъдә биргәннәр иде дә, ачмыйлар гына. 

1955 елгы ул. 69 яшендә. Үзе Югары Бирәзә авылыннан. Биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда калган, вак-төяк эшләрдә йөргән. Егерме яшендә Күкчә Бирәзә егете Рәшиткә кияүгә чыккан. Ире бригадир да, партоешма секретаре да булып эшләгән. Тик унбиш ел гына бергә яшәп калганнар. 1990 елда өч кыз баланы ятим, Зөлфияне тол калдырып вафат булган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кечкенәсенә ул вакытта дүрт яшь кенә иде әле. Шул йортта калдым. Чыгып китмәдем. Кайнанам белән тату гына яшәдек. Ул да юк инде. Балалар да кияүдә. Берсе Кәчедә, икенчесе Иске Йортта, өченчесе Югары Бирәзәдә яши. Алты оныгым, бер оныкчыгым бар, – диде Зөлфия Минһаҗиева. – Хәзер мин өйдә берүзем. Әмма балалар килеп, хәлне белеп, ярдәм итеп тора. Кич тә, төнлә дә килеп керергә мөмкиннәр.

Олы кызы 1976 елда туа, бер елдан Зөлфия почтага эшкә керә. Һәм шул вакыттан бирле бер урында хезмәт куя. Элек почта бүлекчәсе Өчиледә булган, шунда кадәр сигез километр араны җәяү үткән. Көн саен бит ул! Анда бүлекчә ябылгач, почтаны Югары Бирәзәгә китерәләр икән. Билгеле бер очрашу урыннары бар. Кар яуса да, буран булса да, яңгыр орса да, билгеле бер вакытта шунда барып җитәргә кирәк. Югары Бирәзә хат ташучысы эштән киткәч, шул авылны да аңа билгеләгәннәр.
Ярый, газета-журналлар гына булса, пенсиясен дә өләшергә, товарын да сатарга кирәк. Анда да планы бар.

– Балалар: “Йөрисең юк инде”, – диләр. Анысын үзем дә беләм. Тик өйдә бер ялгызың кая барып бәрелергә белми йөргәнче, монда кешеләр белән буласың. Аралашасың, сөйләшәсең, серләшәсең, киңәшләшәсең, – диде Зөлфия Минһаҗиева. – Шул кеше янында булуы белән ошады бу эш миңа. Өй саен йөреп түләүләр җыям, аларны вакытында илтеп тапшырырга да кирәк, соңга калсаң, өзеп тә куярга күп сорамыйлар (телефонны, мәсәлән), пенсия өләшәм, газета-журналларга яздырам. “Сез бу яртыеллыкка язылмадыгыз бит әле. Әйдәгез, ташлама белән язам”, – дим. Акчаларын алам да, үзем ташламалы яздыру вакыты җиткәнне көтәм. “Син эшләсәң генә язылабыз”, – ди кайберләре. Шуңа күңел була. 
Зөлфия апа, киләчәктә дә бергә-бергә эшлик әле. Газета укучыларыгыз, журнал алдыручыларыгыз сезне көтеп тора, пенсия китергәч рәхмәтен әйтеп кала икән, димәк, сез әле кирәк. Бер урында 47 ел хезмәт стажы булган Зөлфия Минһаҗиева бүген дә яшьләрдән калышмый, аларга үрнәк булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев