erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Социаль челтәргә куелган видео хакында прокуратурадан җавап алдык

Кар күп быел, бураннар да булып тора. Юлларны, урамнарны вакытында чистартуы да кыен, махсус техникада эшләүчеләргә рәхмәт.

Кызганыч, бар кеше дә алай уйламый, ашка каршы таш атучылар да бар. Социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның трактор каршына чыгып көрәк болгавын  күргәнсездер.

Бу уңайдан район прокуратурасыннан түбәндәге җавапны алдык: “Район юлларын үзвакытында һәм сыйфатлы итеп чистарту мәсьәләсе район прокуратурасы контролендә тора. Кызганыч, кайбер намуссыз автосөючеләр транспорт чараларын юлда калдыра, кардан чистартуга комачаулый. Андый автомобильләр эвакуацияләнергә мөмкин. Җәяүлеләр кардан чистартучы махсус техникага комачаулаган очракта, аларның хәрәкәтләрендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.1нче маддәсендә күздә тотылган хокук бозу билгеләре, ягъни башбаштаклык каралырга мөмкин. Әлеге маддә буенча хокук бозган өчен  кисәтү ясала яки гражданнарга бер йөз сумнан өч йөз сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге  кешеләргә өч йөз сумнан биш йөз сумга кадәр штраф салына.
Гражданин кардан чистарта торган махсус техникага зыян китергәндә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.17нче маддәсендә каралган административ җаваплылык кулланыла (Чит милекне белә торып юк итү яки зарарлау, әгәр әлеге хәрәкәтләр шактый зур зыян китермәсә), бу маддә буенча өч йөз сумнан биш йөз сумга кадәр административ штраф салу каралган".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото видеодан скрин ясап алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X