erid:2VtzquqpS7d
«Сөембикә» финалда!
Арча яңалыклары

«Сөембикә» финалда!

Котлыйбыз

Арчадан Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге "Сөембикә" бию коллективы Мәскәүдә булып, "Танцуй, Россия" дип аталган бәйгедә җиңү яулап кайтты. Анда бөтен Россиядән бию коллективлары җыелган.
Биючеләребез башта Сочида чыгыш ясап, ярымфиналга үткән. Һәм ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, финалга чыккан. Хәзер аларны тагын Мәскәү көтә.
Моннан тыш "Соембикә"ләр иң күп тавыш җыеп, тамашачы симпатиясен яулады һәм телевизор белән бүләкләнде 
Котлыйбыз, финалда дә җиңүләрен телибез.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев