erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды

Ныклап төзекләндерелгәннән соң Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. Әлеге авыллар өчен үзе бер зур бәйрәм.

Ал тасманы кисеп эчкә үттек. Яңартылган, якты, җылы, 120 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханәсе һәм башка уңайлыклары булган  мәдәният йорты урамнан ук үзенә тартып тора.
– Бу бина 1985 елда ачылган. Соңгы вакытта начар хәлгә килгән иде. Түбә калайлары юк диярлек, түбәдән су үтү сәбәпле, түшәме бер баштан ишелә үк башлады, тәрәзә, ишекләрдән җил өрә. Ниһаять, ныклап төзекләндергәннән соң танымаслык булып үзгәрде, – диде 32 ел әлеге мәдәният йортын җитәкләгән Гөлнара Вәлиева, республика, район җитәкчеләренә, “Гранд Мастер” ширкәте төзүчеләренә (җитәкчесе Рамил Шәйгәрәев) рәхмәтен белдереп. 

– Мәдәният йортын төзекләндерергә кирәк иде инде, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Һәм без аны башкарып чыктык. Илдә шундый вәзгыять баруга да карамастан, мондый мөмкинлек биргән Россия Президенты Владимир Путинга, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Затлы кәнәфиләрне якташыбыз Кәрим Тинчурин театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов бүләк итте. Аңа да рәхмәт. Махсус хәрби операция белән бәйле тоткарлыклар килеп тумаса, киләсе елга Сөрде юлын салуны да планлаштырабыз әле. Мәдәният йортыннан кеше өзелмәсен, матур яшәгез, эшләгән кебек ял итегез һәм, әлбәттә, яу кырындагы егетләребез исән-сау кайтсын.
Чараның тантаналы өлешеннән соң авыл халкына концерт тәкъдим ителде. Ә без яңа клуб ишекләрен ачу өчен Шурага юл алдык. 

Искиткеч халык яши бу авылда. Тырыш, булган, җырга-моңга гашыйк, мәдәни җанлы. Татарлар, марилар кулга-кул тотынып эшли һәм ял итә. 45 урынга исәпләнгән кечкенә генә (эче тулы төш кенә булып чыкты ул) яңа клубка алар чиксез шат. Залны тутырып килгәннәр. Кызыл тасманы кисеп эчкә үтәргә җыенганда шундый гаҗәеп бер хәл булды – ишекне ачу белән каяндыр пәйда булган бер песи беренче булып бусаганы атлап керде һәм келәм буйлап түргә үтте, хәтта сәхнәне әйләнеп төште. Димәк, бәрәкәтле, кешеләргә игелекле нигез булачак.

Ә аннан инде кунакларны гармун белән, шау итеп җырлап “Чордашлар” халык фольклор ансамбле каршы алды. Аларга кушылып Илшат Нуриев та җырламый түзеп кала алмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүген безнең өчен зур бәйрәм, – диде сәхнәдән “Чордашлар” ансамбленә йөрүче Рафия Салихова. – Авылда клуб юк иде. Һәм бик кирәк иде. Игелеген күрергә язсын. Төзеткән җитәкчеләргә, бинаны сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт. Ә без эстафетаны яшьләргә бирәбез.

– Клуб кирәк дигәч, район башлыгы: “Клара, ике ел түзеп тор, клуб төзибез”, – дигән иде. Һәм сүзендә торды. Нәкъ тугыз ай төзелде ул. Ярдәм күрсәткән бөтен кешегә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерәм, – диде клуб мөдире Клара Хөсәенова

Клубны төзегән “МСО” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин аңа символик ачкыч, ә район башлыгы Илшат Нуриев Мактау грамотасы тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. 
 – Очраклы рәвештә шундый матур тантанага тап булдым, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин  авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котлап. – Яңа елга зур бүләк. Игелеген күрегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев