erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Созвездие-Йолдызлык 2022” фестиваленең Арчадагы зона турына гала-концертта нәтиҗә ясалды

17, 18, 19 март көннәрендә Арча район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык – 2022” фестиваленең зона этабы узды.

Кукмара, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Әтнә һәм Арча районнарының талантлы балалары бер сәхнәгә җыелды.

Татарстан Республикасы Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасы астында уза торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестивале быел 22нче тапкыр уздырыла. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе фестивальнең генераль иганәчесе, ә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте рәсми партнеры булып тора. Арча районыннан тыш, сайлап алу зона турлары Әлмәт, Яр Чаллы, Әгерҗе, Түбән Кама, Чистай, Лаеш, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында да оештырылды. Меңләгән яшь башкаручы чыгышларын тәкъдим итте һәм Казанда узачак финал турына сайлап алынды. Иң яхшы чыгышлар билгеләнгәннән соң, фестивальнең төп гала-концерты 14 апрель көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Арчадагы зона сайлап алу турын район башлыгы Илшат Нуриев, Казан дәүләт мәдәният институтының театр һәм кино факультеты деканы, профессор, жюри әгъзасы Дилә Дәүләтшина һәм мәдәният өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюссеры, жюри әгъзасы Дмитрий Туманов ачып җибәрде.

– “Созвездие-Йолдызлык” – ул меңләгән балаларны бергә җыючы бердәнбер проект. Монда шәһәр генә түгел, барлык авыл балалары да чыгыш ясый. Әлеге фестиваль мисалында без дә шушындый күләмле чаралар уздырырга өйрәнәбез. Яшьләргә киләчәккә юллама бирүче мондый фестивальне уздырырга мөмкинлек бирүче Россия Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтемне җиткерәм. Быелгы фестивальнең зона этабын биредә уздыру безнең өчен зур дәрәҗә. Бүгенге балаларга карап без республикабызның иртәгәсе нинди буласын фаразлый алабыз. Киләчәгебез бирегә җыелган балалар кебек матур булсын, – диде үз чыгышында Илшат Нуриев. Аның сүзләрендә һәр чыгыш ясаган бала өчен дулкыну һәм горурлык хисләре чагылды.

- Кадерле дуслар, дулкынланып көткән көнебез дә килеп җитте, дип башлады үз чыгышын Дилә Дәүләтшина. – Быел инде 22нче тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” сәхнәсендә иң матур, иң талантлы, иң сөйкемле балалар чыгыш ясый. Ә без, жюри әгъзалары, һәр чыгышны игътибар белән карап, тиешенчә бәяләп барабыз. Шулай ук монда җыелган һәркемне Казан дәүләт мәдәният институтының  ректоры Роза Әхмәдиева һәм барлык укытучылар коллективы исеменнән дә сәламлим. Шигем юк, озакламый сезнең һәрберегез безнең институт студенты, ә аннан соң әлеге фестивальнең матур традицияләрен дәвам итүчеләр булачаксыз.

Фестивальнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов үз чыгышында һәр катнашучыны, аларны әзерләүче педагогларны һәм әти-әниләрне канатландыручы сүзләрен җиткерде.

 – 22 ел дәвамында сәхнә сөюче балалар белән очрашу мөмкинлеген биргән Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлемен. Бу – бик зур бәхет. Фестивальгә нигез салучы безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләренчә, безнең Татарстаныбызның күк йөзе “Созвездие-Йолдызлык”та катнашучы талантлы балаларның яктылыгыннан чиста. Әлеге фестиваль – ул тылсым дөньясына алып керүче матур сәхнә, ул кешелек дөньясының күңел чисталыгы һәм гүзәллеген чагылдыручы бәйрәм. Биредә алган яктылыкны гомерегез буе күңелегездә саклап, киләчәк буынга да җиткерүегезне телим, – дип, һәр бала белән соклануын белдерде ул. Район башлыкларының әлеге чара өчен чын күңелдән борчылып йөрүләрен ассызыклап үтте. Шулай ук киләчәк буынга зур мөмкинлекләр бирүче Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

1нче көн: Әтнә, Теләче һәм Арча районнары

17 март көненең чыгышларын Әтнә һәм Теләче районнары ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып чыгыш ясаучы Теләчедән килгән “Чулпан” бию төркеме “Буран артыннан” композициясен тәкъдим итте. Сәхнәдә кар бөртекләре кебек очып кына йөрүче чая кызлар зона турының гала-концертында чыгыш ясау бәхетенә дә ирештеләр. Әтнәдән килгән кечкенә йолдызчыклар Сылу һәм Галиәскәр үзләрен менә дигән алып баручылар буларак күрсәтеп, Казанда узачак супер-финалга юллама алдылар. Аларның сәнгать җитәкчеләре Финә Сафиуллина әйтүенчә, күптән түгел генә уздырылган М.Җәлил укуларында алар 1 урынны алган булган. Үз укучыларының киләчәкләрен сәхнәдә һәм иҗат юлында күрә ул.

Беренче көнне каралган 120 чыгышның күпчелеген арчалар тәшкил итте. Ул көнне сәхнәдә безнекеләрдән бию – 5, җыр – 52, конферансье номинациясе буенча 13 чыгыш тәкъдим ителде. Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы сигез яшьлек Зилә Надыршина фестивальдә быел икенче тапкыр катнаша. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Алмаева 1 сыйныфтан ук кызда җырга булган сәләтне күреп ала һәм аны үстерү өстендә эшли. Тырышлыкның бушка китмәве яшь җырчының супер-финалга үтүе күрсәтә. Районыбызда үзенең моңлы тавышы белән күпләргә таныш Илзирә Сираҗиева исә, бу юлы да сәхнәне татар моңына күмеп, жюри әгъзаларының югары бәясен алды. Казанда булачак турга үтү белән бергә, Илзирәгә “Мелита” салоныннан тун бүләк ителде. Әлеге иганәче тарафыннан шулай ук Арча кызы Аделина Шакирова да бүләкләнде. 2нче сыйныфта белем алучы Әминә Йосыпова үзен өч юнәлештә дә сынап карый. Кызчык 4 яшьтән бирле бию һәм алып баручы буларак дәресләр үзләштерә. Вокал номинациясендә исә быел икенче тапкыр чыгыш ясый. Конферансье номинациясендә махсус бүләк белән бүләкләнсә, җыр юнәлеше буенча Әминә суперфиналга юллама ала.

2нче көн: Балтач һәм Биектау

18 март көнне сәхнә түрендә Балтач һәм Биектау йолдызчыклары балкыды. 96 чыгышның иң-иңнәре суперфиналга сайлап алынды. Чыгышларны беренче булып башлап җибәрүче Балтачтан 8 яшьлек Дилә Сибгатуллина – җиңүчеләр арасында. Сәхнәне, нәфис сүзне яратучы кызчыкның бу беренче генә җиңүе түгел инде. Дилә мондый бәйрәм бүләк итүчеләргә зур рәхмәтле. Шул ук районнан килгән “Веселушки” бию төркеменең чыгышларын да жюри әгъзалары югары бәяләп, төп турга юллама бирде. Вокал-соло номинациясенең урта яшьләр төркемендә 1 урын алучы Биектау кызы Амелия Феофанова француз телендә җыр башкарып, үзенчәлекле яңгырашлы тавышы белән күпләрне сокландырды.

3нче көн: Саба һәм Кукмара районнары

19 март иртәсе Арча Мәдәният йортында Саба һәм Кукмара районнарыннан килгән яшь талантларны каршы алудан башланды. Берсеннән-берсе сокланырлык чыгышлар алтынчы зона этабының соңгы йолдызчыкларын тәкъдим итү иде. Сабадан килгән “Яшьлек” һәм “Асылташ” бию төркемнәре гала-концертта чыгыш ясау һәм Казанда узачак суперфиналга юллама алу бәхетенә ирештеләр. Төркемдәге егет-кызлар белән сәхнә артында сөйләшеп алдык. Йөзләрендә елмаю һәм зур ышаныч бөркелә иде аларның. Чөнки менә инде ничә ел катнашу дәверендә алар беренчелекне кулдан ычкындырмый. Кукмарадан килүче Илзирә Зарипова һәм Ирек Хаммадиев та үз яшьләрендә вокал-соло номинациясе буенча җиңүче исемнәрен яулап, финалга уздылар. Әлеге районның иң чая һәм матур сөйләүче кызларының берсе Амалия Әхмәтшинаның чыгышында сәхнәгә чыгасы катнашучыны дөрес тәкъдим итү белән бергә, артистлык сәләте һәм тавыш куелышы да тиешле дәрәҗәдә иде. Жюри әгъзалары кызчыкны конферансье буларак шулай ук җиңүчеләрнең берсе дип билгеләделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Осталык дәресләре

Өч көн дәвамында барган сайлап алу турлары вакытында катнашучылар сыналып кына калмыйча, мөхтәрәм жюри әгъзаларыннан төпле киңәшләр дә алдылар. “Вокал”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча сайлап алу комиссиясе әгъзалары балалар, педагоглар һәм әти-әниләр белән очрашып түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре уздырды. “Без, бәя бирүчеләр, һәр балага иң элек һәркайсыбыз үз бәябезне куябыз. Чыгышлар тәмамланганнан соң, фикер алышу вакытында уңай һәм тискәре бәяләрне чагыштырып, өстенрәк чыкканына карап урыннарны билгелибез. Катнашучылар белән уздырылган мондый түгәрәк өстәлләр бик кирәк. Монда һәр балага һәм аны әзерләүче педагогка кайсы урында нинди ялгышлар киткәнен әйтеп тә, яхшы чыгышы өчен шәхсән мактап та була. Берничә ел дәверендә катнашып килүче балалар чыгышларында бирелгән киңәшләрне ни дәрәҗәдә истә тотулары күренә”, – диде ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюссер, жюри әгъзасы Алинә Ивах.

ТРның атказанган артисты, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гран-при иясе, чыгышларны бәяләүче Айдар Сөләйманов фикеренчә, мондый түгәрәк өстәлләр катнашучылар белән кире элемтә булдыру өчен кирәк. “Һәр каралган һәм тыңланган чыгыш бөтен яклап бәяләнә. Костюм, сәхнәдә үзеңне тотыш, тавыш үзенчәлекләре, чыгышның тематикасы дөрес сайлану – барысы да исәпкә алына. Түгәрәк өстәлләр вакытында әнә шул юнәлешләрне бәяләп, без балаларга да, педагогларга да үсәргә мөмкинлек бирәбез”, – диде ул.

Зона турларындагы чыгышларны бәяләүче жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина Арча зонасына килгән һәр районның оешканлыгын һәм югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын билгеләп үтте. “Фествальнең ел саен үсүен күрәбез. Һәр район кайсыдыр ягы белән үзенчәлекле, кайсыдыр юнәлештә башкаларыннан аерылып тора. Кукмаралар вокаль ансамбльләре белән үзенчәлекле булса, Арча районы сәхнә костюмнарының зәвыклы һәм кечкенә балаларның да җыр сәнгатендә шуның кадәр оста булулары белән җәлеп итә. Арча ул, гомумән, чиста татар мохите, матур музыкасы белән аерылып торучы төбәк. Мине шул куандыра. Сәнгать – ул җиңел генә бирелә торган юнәлеш түгел. Балаларны фестивальгә әзерләүче педагоглар уңышның җиңел генә бирелмәгәнлеген балаларга сәхнә аша күрсәтә. Әлеге зур хезмәтләре өчен рәхмәт аларга. “Созвездие-Йолдызлык” – ул искиткеч зур проект. Ә монда катнашучы балалар бик бәхетлеләр”, – диде РФ һәм ТРның  халык артисткасы, Казан Дәүләт консерваториясенең профессоры Зилә Даяновна.

Гала-концерт

Иң уңышлы чыгышлар зона турының төп этабында, җиңүчеләрне бер сәхнәгә туплаган гала-концертта каралды. Гади концерт кына түгел, якын-тирә районнардан җыелган иң талантлы балаларны берләштерүче зур бәйрәм булды ул. Төсле утлардан янып торган сәхнә түрендә яшь йолдызчыклар балкыса, шыгрым тулы залда мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле жюри әгъзалары, балалары өчен җан атып торучы әти-әниләр һәм укытучылар урын алды. Гала-концертны үзләре дә кайчандыр чыгышларын әлеге фестивальдән башлаучы Таһир Исмәгыйлев һәм Марина Михайлова алып барды.

Җыелучыларны иң элек рәсми кунаклар котлады. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрсә, котлау сүзләрен Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова дәвам итте.

- Хөрмәтле арчалар! Шундый җылы итеп каршы алуыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Арча районы башлыгы халык белән бер булып эшли. Шуңа да аның республикада үз урыны, үз уңышлары бар. Алга таба да матур күрсәткечләр белән үрнәк булып, республика өчен хезмәт итәргә язсын. Бүгенге бәйрәм белән бирегә җыелучыларны тәбрик итеп, ТР аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән иң матур теләкләрне җиткерәм. Бу зонада безнең иң көчле районнар ярышты. Аларга бәя бирүче жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Биредә утыручы республикабызның йөзек кашлары, Россиянең күренекле шәхесләренә өч көн дәвамында башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәм. Балалар безнең киләчәгебез. Без бүген күп милләтле, тыныч республикабызда яшибез. Шушы матурлык, татулык алга таба да дәвам итеп, бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшәргә язсын, – диде ул.

ТРның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина һәркемгә, беренче чиратта, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

- “Созвездие-Йолдызлык” матурлык һәм талант бәйгесе. Ләкин талантлы кеше булу җиңел түгел. Үзеңне күрсәтә белү һәм сәләтеңне халыкка җиткерү дә кирәк. Әлеге фестиваль балаларга һәрьяклап ачылырга мөмкинлек бирә. Бу сәхнәдә чыгыш ясаучы һәр бала да үзенчәлекле. Уңышлар сезгә! – дип соклануын җиткерде ул.

Сайлап алу турларында каралган 314 концерт номерының иң яхшылары тантаналы чараны бизәде һәм иң лаеклылары махсус бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.  Фестивальнең гала-концерты аның гимнына әверелгән “Кояш дискотекасы” җыры белән тәмамланды. Күп милләтле республикабызның милли проекты булып торган “Созвездие-Йолдызлык” матурлык һәм талантлар фестивале зона этабының әлеге өлеше күңелләргә үтеп керерлек шоу һәм өч көнгә сузылган көрәшнең матур нәтиҗәсе булды.

Арча районы җиңүчеләрен котлыйбыз

“Вокал-соло” номинациясе

1 урын – Аделина Шакирова

               Илзирә Сираҗиева

2 урын – Аделина Нуретдинова

                Зилә Надыршина

                Диләрә Хәмдиева

                Эмилия Зиннәтуллина

Махсус бүләк алучылар – Мәрьям Котдусова, Камил Гатауллин, Әминә Ибраһимова, Әминә Йосыпова.

“Хореография” номинациясе

1 урын – “Ар-и-Эль” бию төркеме

3 урын – “Сөембикә гөлләре” бию төркеме

Махсус бүләк алучы – “Аллегро” бию төркеме

“Вокаль ансамбльләр” номинациясе

1 урын – “Күңелле балачак”

                “Язгөл”

3 урын – “Ай&Su”

“Конферанс” номинациясе

1 урын – Талия Төхвәтуллина

2 урын – Валерия Котова

Махсус бүләк алучылар – Әминә Йосыпова, Ранель Гаптелбәров

 

Язмада редакция фотоларыннан тыш Риф Якупов һәм Виталий Калинин авторлыгындагы фотолар да бар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X