erid:2VtzquqpS7d
Спортчылар Арча радиосында кунакта
Арча яңалыклары

Спортчылар Арча радиосында кунакта

Уңышлар һәм проблемалар.

Уку елы тәмам. Нәтиҗәләр турында сөйләшә башласак та була. Арча радиосы әле менә яңа Чабаксарда Идел буе федераль округы буенча таэквон-до ярышыннан кайтан тренер Газинур Борхановны спортчылары Инсаф Габдрахманов һәм Ильяс Надршинны кунакка чакырды. Бик матур тапшыру булды ул. Газинур Борханов: "В этом году мы смогли выбраться на 7 соревнований (а не на 15-16), как в другие годы. Привезли 34 медали - 9 золотых, 15 серебряных и 10 бронзовых", - дип сөйләде. Ә Ильяс белән Инсаф уңышлары белән таныштырдылар. Ахыргы Чабаксардагы ярыштан Ильяс көмеш медаль алып кайтты. Алар алга таба да таэквон-до белән шөгыльләнәчәкләрен әйттеләр. Ахырдан Газинур Юнусович проблемалар турында сөйләде. Таэквон-до белән шөгыльләнергә махсус зал юклыгы, балалар спортына, ярышларга барырга акча җитәрлеу күләмдә бирелмәве турында борчылып сөйләде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев