Суганны көзен утыртасызмы, әллә язынмы?
Тәҗрибә уртаклашабыз.
Узган ел көзен орлыклар сатучы кибеткә кергәч, берәү кызыл суган алып ята. Таныш апа. Суганны көзен утыртабыз, язын болай да, эш күп була дигәч, мин дә төпкә бирә торган кызыл суган алдым. Көзен утырттым. Хәтерлисезме, җирне көзен боз каплады. Кайберәүләр шул бозны аяклары белән таптап ватып йөрделәр. Мин ватмадым. Белгечләр җиргә яткан бозның зыяны юк дип яздылар. Быел язын исем китте. Суганнар шундый яхшы булып тишелеп чыктылар. Сөбханалла, бик әйбәт үсәләр. Ә язын майда утыртканнар әллә ни түгел әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев