Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ай саен бирелә торган акчалата түләүләр турында белгеч аңлатмасы
Әңгәмәдәш – РФнең Социаль фонд (пенсия) идарәсенең Арча районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
– Рузия Илсуровна, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ) турында аңлатып үтсәгез иде.
– Сугыш хәрәкәтләре ветераны кенәгәсе булырга тиеш. Шул очракта гына аларга ай саен акчалата түләүләр билгеләнә. Ул сумма бүген 3896 сум 19 тиеш тәшкил итә. Бу акча ел саен индексацияләнеп артып бара.
– Ул нинди максатлар өчен бирелә?
– Шушы ай саен бирелә торган 3896 сум 19 тиеннең 1469 сум 74 тиене дарулар, санаторийларда дәвалану һәм транспортта йөрү өчен бирелә. Аерып карасак, социаль җыелма өчен билгеләнгән 1469 сум 74 тиеннең 1132 сум 3 тиене даруларга, 175 сум 12 тиене санаторийга, 162 сум 59 тиене транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Бу социаль җыелмадан файдаланыйм дисәң, 1 октябрьгә кадәр гариза язып, акчасыннан баш тартасың. Гариза язу өчен безгә килергә кирәк. Я акчасын аласың, я социаль җыелмадан файдаланасың.
– Ветеран мәрхүм булган очракта бу түләү-ләрне гаилә әгъзалары ала аламы?
– Әйе, ветеранның гаилә әгзалары – әти-әнисе, хатыны, балалары ала ала. Моның өчен ветеран кенәгәсен рәсмиләштерергә кирәк. Аларга ул сумма бүген 2125 сум 80 тиен тәшкил итә. Гаилә әгъзаларына каралган шушы 2125 сум 80 тиеннең 1132 сум 3 тиене даруларга, 175 сум 12 тиене санаторийларга, 162 сум 59 тиене транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Шулай ук 1 октябрьгә кадәр социаль җыелмадан файдалану яки алар урынына акчасын алу турында гариза язасың. Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу акча мәрхүм ветеранның әти-әнисенә, хатынына, балаларына – һәркайсына каралган. Хәрби комиссариат тарафыннан ветеран кенәгәсе бирелгән очракта. Балалар бу түләүне 18 яшькә кадәр, укуларын дәвам итсәләр, 23 яшькәчә алалар.
– Әгәр дә ветеран хәрби хезмәт үткән вакытта вафат булса, ул очракта гаиләсе өчен ташламалар бармы?
– Хәрби хезмәттә вафат булган ветеранның гаиләсенә – хатынына, балаларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 60 процент ташлама бар. Прописка бер булырга тиеш. Моның өчен 6 ай саен алты айлык түләү квитанцияләре белән гариза язарга кирәк. Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев