“Сугышчан туганлык” оешмасы вафат булганнарны искә ала
15 февраль - Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгарган көн уңаеннан, “Сугышчан туганлык” оешмасы вәкилләре вафат булган райондашларның якыннарын хөрмәтлиләр
“Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, районның хәрби хезмәт комитеты рәисе Юрий Козлов, Төньяк Кавказда хәрби операцияләрдә катнашкан Ленар Исмәгыйлев, Әфганистанда хезмәт иткән Ришат Миндубаев Әфганистанда хәрби хезмәт үткән Көек авылында туып үскән Идрис Надршинны искә алып, гаиләсенә күчтәнәчләр китерделәр.
Хезмәттәшебез Румия Надршина аларга бик рәхмәтле. «Ел да искә алмый калмыйлар. Идрис Арча районыннан иң беренчеләрдән булып Әфганстан сугышына кергән кеше. Анда күргәннәрен сөйли алмый иде. Әфганистанда күргәннәр эзсез үтмәгәндер...», – ди ул.
Идрис Надршин 1961 елда туган һәм Әфган сугышы башланган көннән яу кырында була. Арчада “Сельхозхимия” берләшмәсендә алдынгы “КамАЗ” шоферы булып эшләгән. Аннан шәхси КамАЗын булдырган. Өч ел элек мәрхүм булды.
Сүзебез дога булып барып ирешсен. Нәкъ үзе кебек гәүдәле игезәк уллары үсеп килә. 9 сыйныфта укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев