erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сукмак булуына сөендем

Әйбәтне әйбәт дибез.

Эш белән Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына барырга туры килде. Арча үзәгеннән җәяү киттем. Хәрәкәт булыр дип.  Көндезге сәгать 2нчеләр киткәч. Җил, кар себертә. Әмма җил каршы булмады.  Арчаның 5нче гимназиясенә кадәр рәхәтләнеп бардым. Җәяүлеләр юлыннан. Гимназия янындагы автобус тукталышына да яхшы итеп көрәп сукмак салып куйганнар. Тукталыштан тагын туп-туры юлны дәвам итәргә кирәк. Машина юлы кырыеннан барырмын инде дип борчылып куйдым. Карасам, гимназия кырыеннан интернат урнашкан якка таба кар көрәлеп җәяүлеләр юлы эшләнгән. Сөенеп рәхәтләнеп атладым. Бу буран котыра башлаган пәнҗешәмбе көн иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре