erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шурабашта киңәштеләр

31 октябрьдә “Заря“ ширкәтендә терлекчелектә тугыз айлык эш йомгакларына һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар-киңәшмә булды

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш инженерлар катнашты.

Мәдәният йортында узган киңәшмәдә “Заря“ ширкәте җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштырды. Соңгы елларда биредә бик зур үзгәрешләр булды. Яңа тракторлар, комбайннар, культиваторлар, чәчү комплексы һ.б. авыл хуҗалыгы машиналары кайтарылды. Яңа складлар төзелде, терлекчелек тораклары төзекләндерелде. Әле күптән түгел генә сыерларны бозаулату торагы сафка басты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов терлекчелектә тугыз айлык эшкә йомгак ясады. Гомумән алганда, күрсәткечләр начар түгел. Сөт җитештерү узган елның шул чорына караганда 17 процентка артты. “Кишет“, “Ашытбаш“, “Кырлай“, “Игенче“ ширкәтләре 55-11 процент үсеш бирделәр.

Тугыз айда бер сыердан уртача 6675 килограмм сөт савылды. “Яңарыш“ ширкәтендә – 8057, “Кырлай“да, “Кишет“тә – 7975әр,  “Северный“да 7582 килограмм.

Бозау алу буенча “Ашытбаш“, “Кишет“, “Кызыл Яр“, “Игенче“, “Ватан“ ширкәтләре уңай яктан билгеләп үтелде. Район буенча 232 бозау  күбрәк алынды.

“Кырлай“, “Ашытбаш“, “Яңарыш“, “Северный“ ширкәтләре мөгезле эре терлекләрдән уртача 925-874 грамм тәүлеклек артым алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ак барс“ агрокомплексы“, “Казанка“, “Кишет“, “Кырлай“ ширкәтләре терлекләрнең баш санын 27-5 процентка арттыруга иреште. Шул ук вакытта баш саннарын киметүгә юл куючылар да бар.

Район башлыгы Илшат Нуриев та терлекчелеккә игътибар җитмәве турында әйтеп үтте. “Җитәкче көн саен фермага кереп чыкмаса башкаларның да карашы шундый гына була инде“, – диде ул. Ә бит бүген сөт бәяләре дә күтәрелде, бер литр сөт белән ягулык бәясе тигезләшә яза.

Республика ветеринария лаборатория белгече Рөстәм Һашимов үзенең үтемле чыгышын бозауларны тәрбияләүгә багышлады. Киләчәктә яхшы тана, сыер алыйм дисәң бозау вакытта яхшы тәрбия кирәк.

Киңәшмәдә техниканы кышкы саклауга кую, техника  куркынычсызлыгы, орлыклар белән эшләү һ.б. мәсьәләләр турында да сөйләштеләр.

Соңыннан хуҗалыкта техниканы төзәтү, кышкы саклауга куюның торышы белән таныштылар, яңа төзелгән бозаулату торагын карадылар. Динар Төхвәтуллин җитәкчелегендәге осталар аны ике айда өлгертеп тә биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев