erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шурабашта семинар узды

31 октябрдә “Заря” хуҗалыгында терлекчелектә тугыз айлык эшкә йомгак ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Башта мәдәният йортында белгечләр чыгыш ясады, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов эш барышы белән таныштырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев игенчелектә быел да районның республикада беренче өчлектә булуын билгеләп үтте, уртак уңышка өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта терлекчелек тармагына игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Терлекчелектә тугыз айлык йомгаклар буенча күчмә кубок !Яңарыш! ширкәтенә тапшырылды.

Соңыннан семинарда катнашучылар хуҗалыкта ремонт эшләренең барышы белән танышты, техниканың саклауга куелышын, яңа төзелгән бозаулату торагын карадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев