erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды

Шушмабаш урта мәктәбендә «Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр, чорлар агышы» темасына директорлар семинары узды.

Семинарда катнашучыларга укыту-тәрбия мәйданчыклары буйлап эшлекле маршрут тәкъдим ителде. "Аграр – класс заман таләбе" тукталышында җирлек җитәкчеләре һәм яшь белгечләр белән очрашу оештырылды, мәктәп диварлары буйлап мәгълүмати экскурсия үткәрелде.

Актлар залында "Тарих йомгакларын сүткәндә..." китабын тәкъдир итү чарасы узды.

"Авыл баласы - сәләтле укучы" тукталышында мәктәпнең алтын фонды - халыкара һәм республика, район олимпиадасы призерлары белән танышу, алдагы тукталышта "Үсеш ноктасы" цифрлы лабораториясе җиһазларын кулланып мастер-класс тәкъдим ителде.

Шулай ук "Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уены җиңүчеләренең күрсәтмә чыгышы кунакларның күңеленә хуш килде. Хөрмәтле кунакларны җанлы картиналар галереясе һәрдаим матур сәнгать үрнәкләре белән сөендерде.

Алдагы тукталышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган "Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия үткәрелде. Искиткеч бай экспозиция, зәвыклы бизәлеш, бик күп мәгълүмат тупланган музеебыз мәктәбебез горурлыгы булып тора.

Ә төп экскурсовод - музей ачуда янып-көеп йөрүче хөрмәтле җитәкче - Рәзилә Габделнуровна иде. Семинар түгәрәк өстәл артында эшлекле киңәшмә белән төгәлләнде. Кунаклар мәктәп эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре