erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабаштан Шиһаповларның гаилә бәйрәме узды

Узган шимбәдә “Син минем бәхет” чаралары кысаларында Арча ЗАГС бүлегендә сапфир юбилярларны котлап үттеләр

Арча Мәдәният йортында үткән Шушмабаштан Шиһаповларның гаилә бәйрәменә балалары,   оныклары, дуслары килгән иде.  
Ак күлмәктән, кулына кәләшнең чәчәк бәйләмен тоткан, елмаюы белән чәчкәләрдән дә матуррак күренгән, кечерәк кенә буйлы, нәфис гәүдәле, яшь чырайлы Рәйсә ханым белән хәрби киемнән Барый әфәнде. Сокланырлык пар. Күз тимәсен.

Бәйрәм музыкаль бүләк белән башланып китте. Арча сандугачы Рәсих Галимҗанов башкаруындагы җыр Шиһаповларны яшьлекләренә алып кайтып килгәндер, мөгаен. Күзләрендә очкыннар кабынды.


Рәйсә һәм Барый Шиһаповларның бергә гомер итә башлауларына 45 ел. Бөтен тормыш авырлыклары артта калган, алда иң зур бәхетләре – кызлары, кияүләре, оныклары һәм тигезлекләре.

– Сез бәхетле. 45 ел бергә тигез гомер итүегез, балаларыгыз, оныкларыгыз булуы белән бәхетле. Бер-берегезне аңлап, сабыр итеп яшәгәнсез. Монда, беренче чиратта, Рәйсә апаның тырышлыгы. Ирне ир иткән дә, җир иткән дә хатын, дигән әйтем бар. Хатын ул гаиләдә – зур көч. Ә ир-ат ныклы терәк, – диде юбилярларны котлап район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина.

– Сез безнең җирлектә никахыгызны рәсмиләштергәнсез. Ныклы гаилә булуыгыз белән горурланабыз, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов.

Мәхәббәтләре ничек башланып киткән соң бу парның?

Рәйсә Хәтнә авылыннан. Сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Шушмабаш урта мәктәбенә килә. Шушмабаш егете Барый да шунда укыган була. 
Беренче сентябрь көнне сыйныфка яңа укучы кыз Рәйсә килеп керә. Аны күреп алу белән Барыйның башыннан: “Бу кыз минем хатыным булачак!” – дигән уй сыздырып үтә. Ничектер шунда ук ул үзе хыялында йөрткән кызны Рәйсәдә күреп ала. Һәм, чыннан да, шулай булып чыга да.
Шул көннән башлап кыз белән егет өчен яңа, әлегә кадәр таныш булмаган тормыш башлана. Бер-берсенә карата назлы мөнәсәбәтләр, очрашулар тора-бара гомер буе үзләрен озата барган зур мәхәббәткә әверелә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет белән кыз Казанга укырга китә. Барый медицина институтына керә. Дүрт ел укыганнан соң, Горький шәһәрендәге медицина институтының хәрби кафедрасына күчә. Ә Рәйсә Казан педагогия институтында белем ала, кулына диплом алганнан соң, география укытучысы булып эшли башлый.

Укуын тәмамлау белән Барый кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Рәйсә ризалык бирә. Аларның бу теләген әти-әниләре дә хуплый. Шулай 1979 елның 28 июлендә Шиһаповлар гаиләсе барлыкка килә.

Туйдан соң озак та тормый Барыйны Үзбәкстанга хәрби хезмәткә җибәрәләр. Шунда аларның олы кызлары Альбина туа. Аннан гаилә Германиягә күчә. Биредә икенче кызлары Эльвира дөньяга килә. Алты елдан соң Барый Шиһаповны Ленинградка күчерәләр. Ул югары медицина академиясенә укырга керә һәм бик яхшыга тәмамлый. Ә Рәйсәсе озак еллар мәктәптә география укыта. 

Читтә икесе дә туган якны сагынып яши. Шуңа эшкә Казанга җибәргәч, бик сөенеп кайталар. Тик хәрбиләр бер урында гына яшәми шул. Моннан соң да күп тапкырлар Россиянең бер почмагыннан икенче почмагына күчәргә туры килә аларга. Кайда гына яшәсәләр дә, Рәйсә ханым иренең ныклы терәге, киңәшчесе, гаилә учагын саклаучы була. 

36 ел шулай үтеп китә. Соңгы нокта – Татарстан. Барый Гыйльметдин улы гаиләсен алып туган якларга юл тота. Медицина фәннәре кандидаты, доцент Барый Шиһапов Казан дәүләт медицина академиясенең табибларның квалификациясен күтәрү институтында кафедра җитәкли, ә хатыны география укыта. 
Балаларында да алар үз хезмәтләренә мәхәббәт тәрбияли алган. Кече кызлары Эльвира әтисе юлыннан китә. Табибә. Ире дә табиб. Чебоксарда яшиләр, ике кыз тәрбиялиләр. Олы кызлары Альбина әнисе һөнәрен сайлаган. Педагогия институтының фортепиано бүлеген тәмамлый. Ире Булат белән Казанда гомер итәләр. Ике уллары үсеп килә. 

– Әти, әни туенда булырга туры килер, дип уйламаган идек. Алар өйләнешкәндә без булмадык та бит әле. Сез безнең өчен үрнәк. Ничек яратырга, бер-береңне ихтирам итәргә өйрәттегез. Безне сөендереп тигезлектә озак яшәгез, гаиләгез кебек нык булсын, – диделәр әти-әниләрен котлап кызлары, кияүләре. Аларның бу теләкләренә оныклары Азамат, Саид, Арианна, Таисия дә кушылды.

Рәйсә һәм Барый Шиһаповлар Арча ЗАГС бүлегенең “Мактаулы юбилярлар китабы”на кул куйдылар, “Сапфир туй” медальләре алыштылар, вальс әйләнделәр, истәлеккә фотога төштеләр. Гомерлеккә истәлек булып кала торган матур гаилә бәйрәме булды ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев