Тагын 82 кеше Covid-19 йоктырган
Пандемия башланганнан бирле, республикада 16720 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 82 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше авыруны читтә йоктырган, 81 кеше башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә авырган.
«29 кеше хастаханәдә, 53 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Балигъ булмаганнар арасында авыруның өч очрагы теркәлгән. Чир йоктыручыларның күбесе 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә (20 кеше) керә
Авыручыларның күбесе Казанда (34 очрак) теркәлгән, Чаллы (10 очрак) антирейтингта икенче урында тора..
Пандемия башланганнан алып, республикада 16720 кешегә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 13 227 кеше (узган тәүлектә — 69 кеше) терелгән.
https://tatar-inform.tatar/news/health/08-02-2021/tatarstanda-tagyn-82-keshe-covid-19-yoktyrgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев