erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын бер тәгәрмәчле мунча була

Пензада очрашырга дигән карарга килгәннәр.

Узган ел 23 февральгә “ГАЗ-66” машинасы базасында мунча ясап алып барганнар иде инде. Быел да 23 февральгә шуны кабатларга планлаштыралар.

Яна Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин белән элемтәгә кердек.

Яңа Кенәрнең сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбыз язмышына битараф булмаган кешеләрдән торган төркем җитәкчесе әфганчы Рашат Салихҗанов һәм Гарифулла Әхмәтгалиев инициативасы белән ветераннар мунча булдырырга уйлаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Анда мунчалар җитешмәве турында ишеттек һәм шундый карарга килдек, – диде Әгъзәм Гайфуллин. – Башта аның базасын булдырырга кирәк. Монда безгә ярдәмгә “Эталон групп” ширкәте (җитәкчесе Булат Гыйльфанов) ярдәмгә килде. Әлеге оешма “УАЗ-буханка” машинасының шассиен һәм рамын бирде. Рамны Урта Пошалым егете Дамир Яңа Кенәрдәге агач эшкәртү комбинатына Каюмовлар базасына кайтарды. Һәм ветеран бабайларыбыз эшкә  кереште. Таһир Шакиров, Радик Гайфиев, Гарифулла Әхмәтгалиевның узган елгы эшләре онытылып бетмәгән, шуңа да җайлы  барды. Оста куллы Илфат Сабиров, Марат Шәрәфиев үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкарды.  Калайларны “Металл” ширкәте (җитәкчесе Фәнис Гарәфиев), тәрәзәләрне “Арск Пласт” ширкәте (Булат Шиһабиев), агач материалларын Яңа Кенәрдән шәхси эшмәкәр Артур Галимҗанов бирде. Ишек, бруслар, вагонкалар да табылды. Аларны китерүче кеше исемен күрсәтмәүләрен теләде. Мичне Радик Хәбибуллин чыгарды. “Сталь RR” ширкәте (җитәкчесе Раил Мөхетдинов) су багы белән ярдәм итте. “Западный” сәүдә йорты җитәкчесе Әгъләм Локманов, “Газстройгарант” ширкәте (Руслан Хәмитов, Ленар Галимуллин), Арчадан Илназ Сафин, Яңа Кенәрдән Илнур Вәлиев та читтә калмады. Бу иганәчеләребез һәрдаим булышып тора. Яңа Кенәр спортчылары, Илмир Әлтапов акчалата ярдәм күрсәтте. Рашит Нигъмәтҗанов электр утларын ясый. Мунчаның эшен бетереп, 23 февральгә махсус хәрби операция барган зонага илтергә планлаштырабыз. Луганскидагы госпитальгә бару да күздә тотыла. Анда да медицина кирәк-яраклары, госпитальдә дәваланучылар өчен төрле ризыклар туплыйбыз. Авыл халкы күп әйбер алып килә. Район башлыгы Илшат Нуриев белән урынбасары Алсу Мөхәмәтова медицина препаратлары белән булышырга вәгъдә итте.

Мәскәүдән “Ветераннар буыны көче” (“Сила поколений ветеранов”) дигән фондның җитәкчесе, Ильяс Фазылҗанов белән элемтәгә кереп, Пензада очрашырга дигән карарга килгәннәр.

– Ул суыткычлар һәм медицина препаратлары алып бара, – диде Рашат Салихҗанов. – Гуманитар ярдәмне илтергә Арчадан Ирек Гыйззәтуллин бик теләп алынды. Ә мунчаны Рүзәл Хәбибуллин үз машинасына тагып алып барачак. Моннан тыш волонтерларыбыз Зөлфия Нугаева белән Зөһрә Гайнуллина күп итеп шәмнәр ясый. Аларга Яңа Кенәр урта һәм интернат мәктәп коллективлары булыша. Авыл халкы, спортчылар да үзләреннән зур өлеш кертә. Барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X