erid:2VtzquqpS7d
Арча районында тагын юл һәлакәте булган
Арча яңалыклары

Арча районында тагын юл һәлакәте булган

Арча ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 10 октябрьдә Арча-Сеҗе юлының 14,5 чакрымында юл һәлакәте була:

1953 елгы, “Лада-Гранта” автомобиле йөртүчесе Сеҗе ягыннан Арчага таба хәрәкәт иткәндә уңга таба борылышта тизлеген арттыра. Нәтиҗәдә, ул идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып юл читенә каплана. Һәлакәт нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм аның 1971 елгы пассажиры хастаханәгә озатыла. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.


Нет комментариев