Фестивальнең төп максатлары — Татарстанның күпмилләтле мәдәниятен саклау, популярлаштыру һәм үстерү, төрле халыкларның мәдәни мирасы белән таныштыру, иҗади хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.
«Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары дәвам итә.
Чираттагы зона туры 7 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында узачак, дип хәбәр ителә район мәдәният йортының МАКС каналында. Сәхнәдә Әтнә, Теләче, Балтач, Саба һәм Арча районнарыннан килгән иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясаячак.
«Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестивале республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген ныгытуга, халыкларның үзара рухи баюына һәм мәдәни традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.
Чараны Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Татарстан халыклары Дуслык Йорты оештыра.
Нет комментариев