erid:2VtzquqpS7d
Татарстан электрон сәүдәне үстерү өчен уңай шартлар тудырырга тели.
Арча яңалыклары

Татарстан электрон сәүдәне үстерү өчен уңай шартлар тудырырга тели.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан электрон сәүдә үсеше белән кызыксына.

Бер ел эчендә республика маркетплейсларында сатучыларның саны 10 тапкыр арткан. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста e-commerce индустриясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Интернет-сәүдә үсеше республика өчен зур кызыксыну уята. Без электрон коммерциянең үсеш өчен зур потенциалга ия булуын күрәбез, интернет-сәүдәне үстерү өчен уңай шартлар тудырабыз», — диде Миңнеханов.

Кризис вазгыяте Татарстан тарафыннан бу өлкәне үстерү буенча сайланган стратегиянең үз вакытында булуын күрсәтте. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында электрон мәйданчыкларда республика сатучылары саны 2 меңгә кадәр арткан. Тәэмин итүчеләр саны бер ел эчендә 10 тапкырга артты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, алга таба да республикада җитештерелгән продукцияне маркетплейсларга чыгару мөһим.

 

Татар-информ


Нет комментариев