erid:2VtzquqpS7d
Татарстан мөселманнары ковидтан вакцинаның хәләллеге турындагы сорауга җавап алды
Арча яңалыклары

Татарстан мөселманнары ковидтан вакцинаның хәләллеге турындагы сорауга җавап алды

Препаратта кеше чыгышы компонентлары юк, дип белдергәннәр Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәктә.

Коронавирустан вакцина уйлап тапкан Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең препаратның хәләллеге турындагы соравына җавап бирде.

РБК хәбәр итүенчә, «Вакцинада кеше тәненнән алынган компонентлар юк», - дип ышандыра «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләр. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Голәмәләр советы рәисе урынбасары Илдар Аляутдиновка юлланган хатта әйтелгән.  

Әгәр препаратта ислам дине тарафыннан тыелган компонентлар булса, мөселманнарга прививка ясату-ясатмау мәсьәләсе куелган иде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Диния нәзарәтенең коронавирустан вакциналарның хәләл булуын раслауны соравын хәбәр иткән иде.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә препаратларның «хәләл» стандартларына туры килүе турындагы мәсьәлә белән беренче тапкыр очрашканнарын әйткәннәр иде. 

  https://tatar-inform.tatar/news/religion/01-02-2021/tatarstan-m-selmannary-kovidtan-vaktsinany-h-l-llege-turyndagy-sorauga-avap-aldy-5803196

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев