erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан прокуроры Арчаның элекке прокуроры Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады

Илдус Нәфыйков прокуратура органнары ветеранына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Бүген Арчага Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул прокуратура органнары ветераны Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Юбилярны бүләкләү турындагы Указны 2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мөбарәк Әшрәповның тормыш юлы гади түгел: аңа сугыш чоры авырлыкларын, илне торгызуны күрергә туры килә, прокуратура органнарында хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы елларында Мөбарәк Әшрәпов өлкәннәр белән беррәттән авыр хезмәт юлы үтә.  Сугыштан соңг Казан юридик институтын тәмамлый. Аннары 37 елдан артык гомерен Законга хезмәт итүгә багышлады.

1954 елның октябрендә Кызыл Йолдыз районы прокуроры итеп билгеләнә, аннары ТАССРның Теләче, Саба һәм Арча районнары прокуратураларын җитәкли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РСФСРның атказанган юристы. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасының медале, «I дәрәҗә «законга тугрылык өчен» билгесе, Руденко медале, СССР Генераль прокурорының һәм профсоюзлар Үзәк комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Район башлыгы Илшат Нуриев юбилярга Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Юбилярны район прокуроры Ринат Кәримов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев