erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды

Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

19 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда булды. Анда район мәгарифе эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәне карады, лицейда белем һәм тәрбия бирү шартлары белән танышты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шушы ук көнне Арча муниципаль район Советы утырышында катнашты.
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары, 2024 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Арча районының республика уңышларына зур өлеш кертүен әйтте, рәхмәтен белдерде, киләчәктә уңышлар теләде.
Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр, күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды.

Район башлыгы уртак эшкә мөмкинлегеннән килгәнчә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде: “Хөрмәтле райондашлар, алга таба да бергә булыйк, безнең бу эшне туктатырга хакыбыз юк!“ – диде. Залдагылар һәлак булганнарның якты рухын бер минут тынлык белән искә алдылар.
2023 ел йомгакларына килгәндә, узган ел районда 518 бала туган, 602 кеше үлгән. Дүртенче ел рәттән үлүчеләр туучылардан артык. Былтыр унбер айда 337 пар өйләнешкән, 131 пар аерылышкан.
Районның тулай территориаль продукты күләме узган ел 17 млрд сумнан артты, бу 2022 елга карата 110 процент.
Авыл хуҗалыгы
Әлеге тармак район икътисадының иң эре тармакларының берсе булып кала (36,3 проңент). Төп юнәлешләр –  сөт, ит җитештерү, бөртекле һәм техник культуралар, бәрәңге үстерү.
Районда 16 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы, 10 авыл хуҗалыгы куллану кооперативы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы дәүләт ярдәменә иң мохтаҗ тармак. 2023 елда  бюджетның барлык тармакларыннан  570 млн сумлык субсидия алынды, шуның  35 млн сумы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелде.

2023 елда 5,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерелде, шуның 3 млрд. сумы – терлекчелеккә туры килә.
2023 елда 160 мең тонна ашлык җыйнап алынды, 2022 елдагыдан 60 мең тоннага кимрәк, бер гектардан 29,5 центнер уңыш туры килде. Район тулай ашлык җыемы буенча республикада беренче өчлектә. “Ак барс“ агрокомплексы“,  “Казанка“ агрофирмасы, “Курса МТСы“ иген культуралары уңышы буенча иң алдынгылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ел 55 мең тонна бәрәңге җыйнап алынды, бер гектардан уртача уңыш  - 295 центнер. Республикадагы агрофирмалар үстергән бәрәңгенең өчтән бер өлеше безнең районга туры килә. 12 мең тонна яшелчә үстерелде.
Узган ел бер шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 31698 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу 2022 елга карата 103 процент. 75 мең тонна сөт җитештерелде (2022 елга карата 117 процент), бер сыерга уртача 8104 килограмм сөт савылды. 
2023 елда “Казанка“ агрофирмасы үз акчасы хисабына 300 башка исәпләнгән сөт комплексы төзеп файдалануга тапшырды. “Яңарыш“ агрофирмасы 1200 башка исәпләнгән сөт комплексының 4нче корпусын, “Кырлай“ агрофирмасы 1800 башка исәпләнгән сөт комплексының 2нче корпусын эшләтә башлады. “Курса МТСы“ ширкәтендә ныклап төзекләндергәннән соң бозаулар торагы  белән бозаулату корпусы, “Яңарыш“ ширкәтендә бозаулар торагы файдаланыла башлады, 4 ашлык склады, 7 сенаж траншеясы төзелде.

2024 елга “Северный“ хуҗалыгы азык үзәген, “Кызыл Яр“ хуҗалыгы 500 башка исәпләнгән сөт комплексын, бозаулату блогын һәм терлек торагын, “Яңарыш“ ширкәте катнаш азык заводын, “Кырлай“ агрофирмасы сөт комплексының чираттагы этабын, “Северный“ хуҗалыгы 5960 башка, “Игенче“ агрофирмасы - 800 һәм “Ватан“ агрофирмасы 400 башка исәпләнгән сөт комплексларын, “Игенче“ һәм “Ашытбаш“  хуҗалыклары азык әзерләү үзәкләрен файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Сөткә бәяләрнең шактый төшүе шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә тискәре йогынты ясады, мөгезле эре терлекләр – 25 процентка, сыерлар  266 башка кимеде.  2022 елда 1 литр сөтне 30 сумнан тапшырсалар, 2023 елда уртача еллык бәя 23 сумнан артмады. 
Икътисад
Сәнәгать секторы район өчен шулай ук мөһим (11,7 процент). Сәнәгать җитештерүе индексы буенча Арча районы республикада 3нче урында. 2023 ел йомгаклары буенча ул 138,6 процент тәшкил итте (республика буенча 103,3 процент)

Арча сөт комбинаты җитештерү күләме буенча моңа кадәр күрелмәгән күрсәткечкә иреште: 2022 ел белән чагыштырганда җитештерү 60 процентка үсте. 2023 елда 880 мең тонна чимал эшкәртелде (көнгә 220 тонна). Предприятиедә 300ләп кеше эшли, соңгы елда гына да 30 эш урыны булдырылды. Җитештерүне үзгәртеп кору һәм яңарту бара, заманча җиһазландырылды, продукция ассортименты киңәйтелә. 2023 елда киптерү цехын үзгәртеп кору тәмамланды, әзер продукция склады төзелде, инвестицияләр күләме 300 млн сум булды. Әлеге проектларны тормышка ашыру барышында 20 яңа эш урыны булдырыла.

“АСПК“ предприятиесе дә технологик базасын  даими яңартып килә. 2023 елда продукция  номенклатурасы 40 позициягә кадәр үсте, кирпеч өлеше 91 процентка җитте. Соңгы елларда әйләнешне 25 процентка арттыра алдылар. 2023 елда базарга яңа төр кирпеч чыгардылар, аны Татарстанның гына түгел Казахстанның да эре төзелеш предприятиеләре ала. Элек мондый кирпечне республикага Мәскәү өлкәсеннән, Мордовиядән, хәтта Калининградтан кайтаралар иде. Хәзер “АСПК“ булган ихтыяҗны канәгатьләндерә.  2023 ел йомгаклары буенча үзләре өчен абсолют максимумга ирештеләр – елга 37 млн шартлы кирпеч туры килә.

“Системный дом“ ширкәте пенополиуретан базарында үз урынын алуга иреште. Предприятие химиклары-технологлары пенополиуретан системаларының үзенчәлекле рецептурасын кертә алдылар, бу көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү мөмкинлеге бирде. Россия Федерациясендә җитештерелә торган автомобильләрнең (“КамАЗ“, “ГАЗ“, “АвтоВАЗ“) утыргычлары алар чималы белән җиһазлана. Алар халыкара базарга да чыга алды. 2023 елда Үзбәкстан һәм Беларусь  республикалары белән контрактлар тормышка ашырылды. 2023 елда җитештерүнең гомуми күләме 2 тапкырдан артты һәм 600 млн сум тәшкил итте. 2024 елда 3 тапкырга арттырырга җыеналар. Бүгенге көндә 39 эш урыны булдырылды, уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артык.
Куллану базары
Куллану хезмәтләре базарын үстерү һәм киңәйтү – халыкның товарларга һәм хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүнең мөһим юнәлешләренең берсе.
Районда 364 ваклап сату предприятиесе, кече бизнесның 36 субъекты гомуми туклану хезмәтләре, 83 – көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара. Соңгы елларда электрон коммерция үсеш ала. Безнең район эшмәкәрләре дә электрон мәйданчыкларны үзләштерә.
Хезмәт базары
2023 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 42178 сум тәшкил итте. 2022 елга карата үсеш – 115,6 процент. Арча районы республика районнары арасында әлеге күрсәткеч буенча 41нче урында. Оешмалардагы хезмәт хакы дәрәҗәсе уртача тармак буенчага туры килүе мөһим.
2024 елның 1 гыйнварына 38 эшсез граждан исәптә тора, 151 вакансия бар, шуларның 82се – эшче һөнәрләр буенча. Авыл хуҗалыгы, транспорт (шул исәптән тимер юлныкы да), сәламәтлек саклау, элемтә, мәдәният тармакларында кадрлар җитми.

Бүген районда 1357 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Районда 3252 үзмәшгуль теркәлгән.
Илкүләм проектлар ярдәмендә социаль объектлар, юллар, җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә. 2023 елда торак төзү планы 113 процентка үтәлде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә куанырлык үзгәрешләр бар. Чулпан авылында яңа ФАП төзелде, Хәсәншәех авылындагысы ныклап төзекләндерелде.
Шура авылында яңа клуб төзелде, Сөрде авылында мәдәният йорты, “Казан арты“ тарих-этнография музее ныклап төзекләндерелде.
Илкүләм һәм республика программалары буенча һәр елны белем бирү оешмаларының матди-техник базасы ныгытыла. 2023 елда 500 урынга исәпләнгән күппрофильле лицей бинасы файдалануга тапшырылды. Быел 5нче гимназия бинасы ныклап төзекләндерелә.
Фәрид Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Арча районының республика уңышларына зур өлеш кертүен әйтте, рәхмәтен белдерде, киләчәктә уңышлар теләде.
Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр, күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев