erid:2VtzquqpS7d
Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча бүлегендә гражданнарны кабул итү узды
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча бүлегендә гражданнарны кабул итү узды

23 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Арча районы буенча Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итүенчә, кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, техниканың төрле модификацияләре буенча квалификация бирү шартлары өлешендә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү, теркәү документларын торгызу мәсьәләләре каралган.

Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләүгә чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында сөйләшенгән.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелгән, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре сайты аша тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелгән.


Нет комментариев