erid:2VtzquqpS7d
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арчада булып китте
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арчада булып китте

Министрны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 6 декабрьдә Арча районында булды.

Министр Арча  агросәнәгать паркында катнаш азык һәм премикслар җитештерү заводында, “Технопарк“ ширкәтенең эшчәнлеге белән танышты.

Аннан соң ул “Арча“ сөт комбинатында булды, сөт эшкәртү, май, сыр ясау цехлары, яңа эшләнелә торган чистарту җайланмаларын карады.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев