Татарстан юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән
Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев