Татарстанда 2 миллион кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш бирде
Гомуми сайлаучылар санының 69, 85 проценты тавыш бирүдә катнашты.
Татарстанда беренче июльгә кадәр 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте.
“Шунысын төгәл әйтә алам: тавыш бирү хокукына ия булган гражданнарның күпчелеге тавыш бирде. 30 июнь киченә 2 056 727 кеше тавыш бирде, бу гомуми сайлаучылар санының 69, 85 процентын тәшкил итә”, - ди Андрей Кондратьев
Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев