Татарстанда “Мәктәптә физик-химик алгарыш” гранты булдырылды
Татарстан мәктәпләре физика һәм химия фәннәрен үстерүгә 2 миллион сумга кадәр грант ала ала. Татарстан Министрлар Кабинеты педагогларга ярдәм күрсәтү һәм лабораторияләрне яңартуга юнәлдерелгән яңа грантны раслады.
“Мәктәптә физик-химик алгарыш” гранты турындагы карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ табигый-фәнни фәннәр буенча белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм мәктәпләрдә дәрестән тыш эшчәнлекне үстерүгә юнәлдерелгән.
Грант ике номинациядә бирелә:
- «Югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен» – 1 миллион сум. Әлеге акчаларны педагогларның хезмәтенә түләүгә, укучылар өчен чаралар оештыруга, физика һәм химия фәннәрен популярлаштыруга юнәлдерергә мөмкин.
- «Лаборатория булдыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү» – 2 миллион сум. Акча кабинетларны заманча җиһазлар, приборлар һәм реактивлар белән тәэмин итүгә тотыла.
Һәр номинациядә 30 га кадәр җиңүче билгеләнәчәк. Грант алу өчен мәктәп берничә таләпкә җавап бирергә тиеш. Аның салымнар буенча бурычлары булмаска, квалификацияле белгечләре булырга һәм белем бирү проектын тәкъдим итәргә кирәк.
Моңа кадәр без Арчаның математика, физика һәм химия фәннәреннән укытучы 8 педагогы республика конкурсларында грант отуы турында хәбәр иткән идек. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 100 мең сумнан башлап грантлар отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев