erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән
Арча яңалыклары

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән

Үлемнең сигез очрагында һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеш расланган

Пандемия башланганнан бирле коронавирус аркасында Татарстанда 27 табибның гомере өзелгән. Сигез очракның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйләнеш булуы расланган, ә тугыз очракта әле тикшерү бара.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта сөйләде.

«Пандемия башланганнан бирле без медицина хезмәткәрләре арасыннан 27 кешене югалттык. Аларның унысында һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк, сигезендә ул расланган, тагын тугыз очрак буенча тикшерү дәвам итә», — диде спикер.

Ул табибларның җәмгыятьнең башкалар кебек үк әгъзалары булуын, шуңа күрә алар авыруны эштә генә түгел, башка урында да йоктырырга мөмкин икәнлеген искәртте. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-03-2021/tatarstanda-pandemiya-bashlangannan-birle-27-tabib-koronavirustan-lg-n-5810309


Арча хәбәрләре

Нет комментариев