erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда су коену урыннарында хәвефсезлек тәэмин ителүе тикшерелде

23 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышын үткәрде.

Утырышта сүз су транспорты, су коену урыннарында иминлекне тәэмин итү турында барды. Кызганыч, күбрәк саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә кеше гомерләре өзелә. Хәл бик үк имин булмаган районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләренә хисап тотарга туры килде.

Р.Нигъмәтуллин җитәкчеләрдән сулыкларда контрольне көчәйтүне таләп итте.

Соңыннан район башлыгы Алмаз Хисаметдинов киңәшмәне дәвам итте. Ул авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендәге сулыкларны тагын бер тапкыр йөреп чыгарга кушты. Су коену рөхсәт ителмәгән урыннарда бу турыда язулар булырга тиеш. Өлкәннәр озатуыннан башка балаларны су буйларына җибәрмәскә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев