erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 86 яңа очрагы теркәлгән
Арча яңалыклары

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 86 яңа очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә Арча районында авыручылар теркәлмәгән.

18 декабрьгә Татарстанда яңа коронавирус инфкциясенең 86 яңа очрагы теркәлгән. Аның 3се – читтән кайтарылган, калганнары – авырулар белән контакта керү нәтиҗәсендә йоктырган.

41 кеше хастаханәләрдә, 45 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп очраклар Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. 25 һәм 18 очрак. Түбән Кама, Норлат, Әлмәттә 8-5 очрак теркәлгән. Арча районында соңгы тәүлектә яңа авыручылар теркәлмәгән. Барлык чорга 34538 кеше авыруны җиңеп чыккан, аларның 224е – соңгы тәүлектә.

Барысы 2 257 397 кеше вакцинация узган, аларның 1 858 214е икенче компонент вакцина алган.

 


Нет комментариев