erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанга салкыннар киләчәк

Бу атнада көчле булмаган бураннардан соң Татарстанга тагын -33 градуслы салкыннар киләчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан килә.

Бүген республикада Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килгән циклон хакимлек итәчәк, ул узган ял көннәрендә төбәктәге метеошартларны билгеләгән антициклонны алмаштырачак.

Көндез циклон һәм аның атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстан территориясендә кар явачак. Казанда тәүлек эчендә 4-5 миллиметр кар ява, республика буенча — 3-7 миллиметр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11дән -16 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә -4, -9га кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Чәршәмбе, 14 февральдә, төбәк Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә күчәчәк чираттагы антициклон йогынтысына эләгәчәк. Атмосфера басымы шактый артачак, явым-төшем тукталачак, температура фоны сизелерлек түбәнәячәк (нормадан 9-14 градуска түбәнрәк дәрәҗәгә кадәр). Антициклон монда 17 февральгә кадәр хакимлек итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

14 февральгә каршы төндә -18, -23 градуска кадәр, урыны белән -27 градуска кадәр суыта, ә көндез -12 градустан -17 градуска кадәр көтелә. Пәнҗешәмбе, 15 февраль көнне, төнлә һәм иртән -22дән -27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр фаразлана. Көндез -16, -21 кадәр җылыта.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 февральдә, Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында -25... -30 градуска кадәр, ә түбән урыннарда -33 градуска кадәр салкын булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanga-33-gradus-salkynnar-kilacak-5883075

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X