erid:2VtzquqpS7d
Телең йотарлык тәмле пирог
Арча яңалыклары

Телең йотарлык тәмле пирог

Бик җиңел рецепт

Камыр өчен кирәк: 4 йомырка, 400 грамм шикәр комы, 400 грамм маргарин мае, азрак чәй содасы, ванилин.

Он кушып, йомшак кына камыр басарга. Аны өч өлешкә бүлеп, һәрберсен газ мичендә пешерергә. Җәемнәрен уклаусыз, кул белән генә тигезләргә, болай иткәндә пирог йомшаграк була. Аннары пешкән коржлар арасына повидло ягарга. Тигезләп кисәргә, калганын ваклап, өстенә һәм ян-якларына сибәргә. Тәмле булсын!

Чыганак: Тетюшские зори

Фото: https://pixabay.com/ru/

 


Нет комментариев