Терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды
Нәтиҗәләр ничек?
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек. Район башлыгы Илшат Нуриев катнашында терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды.
Хезмәт күрсәткечләре югары, узган елгыдан артыграк, әмма ирешкән уңышлар белән генә тукталырга ярамый. Барлыгы район хуҗалыкларында 31 355 (+623) баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 9255 - савым сыерлары. Быел сигез айда 50 188 тонна сөт җитештерелде, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 6 781 тоннага күбрәк. Бер сыердан 5 423 килограмм сөт савылган. Ел башыннан 8 233 бозау алынган, бу да 481 башка артыграк. 1 сентябрьгә 3 259 тонна ит (41 тоннага кимрәк) җитештерелгән. Ел ахырына әлеге минусны куып җитү бурычы куелды.
Күрсәткечләр буенча I урында "Возрождение" агрофирмасы, II урында "Кырлай" агрофирмасы, III урында "Северный" хуҗалыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев