erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тирә-юне тере чәчәкләргә күмелде

Ярты авыл җыелды.

Ярты авыл җыелды. Махсус хәрби операция барган зонадан ялга кайткан егетләр килде. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары катнашты. 

Яңа Кенәрдә барлык сугышчан хәрәкәтләр ветераннары хөрмәтенә ачылган һәйкәлнең бер еллыгын билгеләп үттеләр.

Вакыт сизелми дә уза. Узган көз Яңа Кенәрдә һәйкәл ачу тантанасына җыелган идек. Һәм шул көнне... мобилизация башланды. Соңыннан күпләрнең ишекләрен “шакыган”, күз яшьләрен түгәргә мәҗбүр иткән шомлы хәбәрләр килеп ирешә башлады.

Әлеге вакыйгадан соң бер ел үтеп тә китте. Якташларыбыз әле дә яу кырында. Яңа Кенәр җирлегеннән анда 23 кеше катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Без Ватанга тугрылыклы” дигән исем астында оештырдык бу чараны, – диде әфганчы Рашат Сәлмихҗанов. – Патриотик тәрбияне үз эченә алды ул. Югары сыйныф укучылары автомат сүтеп җыюда өлгерлекләрен күрсәтте. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм турында сүз барды. Кунаклар да күп килгән иде. Район советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, хәрби комиссар Азат Вахитов, Татарстанның чик сакчылары ветераннары оешмасы җитәкчесе урынбасары Камил Тимаев, Кукмара, Чаллы, Мамадыштан әфганчылар катнашты.

Яңа Кенәр халкы гуманитар ярдәм җыюда да үзләреннән зур өлеш кертә. Башлап йөрүчеләре, аеруча активлык күрстүчеләре дә бар. Гомумән, сокланырлык гамәлләре белән танылды Яңа Кенәр авыл җирлеге халкы бу көннәрдә.

– Әлеге һәйкәлне авылдашыбыз Надил Шакирҗанов башыннан ахырына кадәр эшләп чыкты. Проектын шулай ук авылдашыбыз Александр Хәбибуллин төзеде. Авылга әти-әнисе йортына кайтып йөрүче Ильяс Фазылҗанов ярдәмен күрсәтте. Яңа Кенәр эшмәкәрләренең, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының көче күп керде.  Өлкән буын спортчылар 74 яшьлек Ришат Садыйков, 69 яшьлек Илдар Фәйзрахманов һәйкәл төзелешеннән дә, хәзер гуманитар ярдәмнән дә читтә калмыйлар. Гомумән, гуманитар ярдәм оештыруда, җыюда җирлегебез халкы бик зур активлык күрсәтә. Барысына да зур рәхмәт. Әлеге чарага махсус хәрби операция барган зонада хезмәт иткәннәрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары, якыннары да килде. Кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашу да булды ул. Һәйкәлнең тирә-юне тере чәчәкләргә күмелде. Яңа Кенәр җирлеге халкының бердәмлеген чагылдырган чара булды ул, – диде Ришат Салихҗанов. – Егетләребез исән-сау туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар. Бөтенебезнең теләге шул.     

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре