Төбәк-Чокырчадан Зоя Ивановна белән Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә
50 ел... Кай арада үтеп киткән.
Төбәк Чокырча авылында яшәүче Зоя Ивановна һәм Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Арчадан да килеп котладылар үзләрен. Арча шәһәр советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, "Көньяк" территориясе җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ленар Васыйлов юбилярларның өенә килеп, бүләкләр тапшырып, матур итеп котладылар. Зоя Ивановна 7 ел Арчада чүәк фабрикасында эшли, Казан предприеләрендә сак хезмәтен башкара. 18 яшьтән авылдаш һәм классташ егет Леонтийга кияүгә чыга. Кияүгә чыгуга егет армиягә китеп бара. Леонтий Александрович экскаваторда эшли. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев