erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә

Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.

“Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова оештыра бу эшне. Авыл халкы бик теләп кушыла. Искиткеч актив, олы җанлы, изге күңелле кешеләр яши биредә. Аңа һәм барлык авыл халкына газета аша рәхмәт җиткерергә иде”, – дип шалтыратты безгә Яңа Кенәрдән волонтер Вагыйзә Әгъләмова.

– Безнең Кызыл Яр авылыннан Айзат Шәрипов, Денис Абдрахманов, Салават Гыйлемханов, Сөрдедән Илнур Тимергалиев, Түбән Орыдан Илшат Фәйзрахманов мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китте, – диде Ләйсән. – Беренче көннән үк авыл җирлеге кушуы буенча өй саен, морҗа башыннан диик инде, берәр мең сум акча җыйдык. Шуннан китте инде. Алла ризалыгы өчен булсын, илдә тынычлык урнашсын, барчабыз да сау-сәламәт, исән-имин булыйк, якыннарыбыз җиңү белән тиз арада өйләренә кайтсын, дип булыша авыл халкы. 

Көзен районда иң беренчеләрдән булып хәйрия концерты оештыручы да Ләйсән Бәйрәмова булды. Анда авыл үзешчәннәре, аның башка мәдәният йортлары, клубларында эшләүче хезмәттәшләре катнашты. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операция барган зонадагы якташларына ярдәмгә китте. Шунда сәхнәдә үк егетләрнең әти-әниләренә тапшырылды.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Маскировка өчен челтәрләр үрдек. Кыш йон оекбашлар бәйләдек һәм бәйлибез. Бергәләп җыелып йонны язып, эрләдек. Өйләрендә бәйләп алып килүчеләр дә булды, җыелып та бәйләдек. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң солдатларыбызга дип сохари киптердек, токмачлар җәеп кистек, кечкенә банкаларга вареньелар тутырдык,  диде Ләйсән. – Өйдә тотылмаган урын-җирләр алып килеп тапшыручылар да булды. Подгузниклар, свитер, жилетка кадәр алып килде авыл халкы. Рәхмәт кенә барысы өчен дә. Инде дөньялар тынычлансын, һәркемнең газизе туган нигезенә әйләнеп кайтсын, дип телибез. Акчалата ярдәм иткән кеше дә бик күп, кибетче кызларыбыз  Миләүшә Габдрахманова белән Гөлфания Шәрипова ярдәм акчаларын җыеп, туплап, тапшырып бара.

“Изгелек эшлә дә суга сал”, – диләр. Ләйсән дә эшләгән яхшылыклары турында кычкырып йөрергә теләми. Әмма бу юлы изге теләктә булып, бөтен авылы белән чын күңелдән ярдәм итәргә алынган Түбән Оры халкы хезмәтен күрсәтми мөмкин түгел. “Бердәмлектә көч”, – дип менә шундый очрак турында әйтәләр. 

Эштән соң мәдәният йортына җыелып токмач җәйгән, кискән, йон эрләгән, оекбаш бәйләгән һәм башка эшләр башкарган авылның һәр кешесенә аерым-аерым рәхмәт җиткерәсе килә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев