Туган мәктәбемдә сайладым
Чөмә Елга авылыннан Раушания Каюмова күптән түгел газетабызга чишмәбезне яңарттык дип, бик матур мәкалә язды.
"1977 елда тәмамлап чыккан Сикертән мәктәбендә сайлауда катнашырга насыйп булды", - дип хәбәр итте ул безгә. "Илләребез тыныч булсын. Мул тормышлы, сау-сәламәт булыйк", - дигән теләкләрен дә белдерде.
"Мин 16 ел соңгы елларны Росреестрда бухгалтер булып эшләдем, - дип сөйләде Раушания ханым. - Эшемне бик яраттым, коллектив та, җитәкчебез дә бик яхшылар иде. 40 елдан артык эш стажым бар. Кайсы гына елда, кайда гына булмасын, бергә эшләгән хезмәттәшләремне зур ихтирам белән искә алам. Татарстандагы Росреестрның бөтен районындагы бүлекчәләрендә булырга туры килде эш буенча. Кайда гына барма киң күңел, ачык йөз белән каршы алды безне Татарстан халкы. Үз эшләрен яратып, халык белән яхшы мөгелләмәдә алар. Кайсы районга гына барсак та ипи алып кайта идек күчтәнәчкә. Узләренчә һәр районда бик тәмле итеп пешерәләр икмәкне Татарстан халкы. Мин Аллаһы тәгаләгә бик рәхмәтле мине Татарстанның барлык төбәкләрендә булырга , андагы матур табигатьне күрергә мөмкинчелек биргәне өчен, ярдәмчел кешеләр белән очаштырганы өчен".
Раушания ханым туган авылы Чөмә Елгага йорт җиткереп чыга. Кияүдә кызы, ике оныгы бар. Без туган авылым дип янып яшәгән Раушания ханымга исәнлек-саулык телибез һәм мәкаләләр көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев