erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыныч булыгыз! Арча районында планлы рәвештә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уздырылачак

Әлеге өйрәнүләр 5 елга бер тапкыр планлы рәвештә үтә

Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге 2023 елга төп чаралары нигезендә 2023 елның 2 һәм 3 март көннәрендә Арча муниципаль районында “Арча муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару. Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Арча территориясе звеносының идарә органнары һәм көчләренең табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшчәнлеге” дигән темага команда-штаб өйрәнүләре уздырыла.

Команда-штаб өйрәнүләре барышында гражданнар оборонасының “Һава тревогасы“ сигналы, сиреналар җибәреп халыкка хәбәр итү системасы тикшереләчәк. Сигналлар мәчетләрнең тавыш көчәйткечләре аша да җиткереләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тыныч булыгыз! Әлеге өйрәнүләр 5 елга бер тапкыр планлы рәвештә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев