erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укучыларыбызга рәхмәт әйтәбез

2024 елның беренче яртыеллыгында да безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез!

Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.
Бүгенге көндә газета-журналларга язылмыйлар, диләр. Ә менә безнең газетаны алдырырга теләүчеләр саны кимемәде. Сезнең өчен кирәк инде ул, диярсез. Әйе, кирәк, яшермибез. Әмма саны кимемәү укыйлар икәнне аңлата бит. Шундый яңалык ишеткән идем, сайтта юк микән, дип компьютер, телефоннан эзләнмиләр, газетаны кулларына алып, диванга кырын ятып, беренче чыганактан тәмен белеп укыйлар! Ә тәмен бетермәс өчен без иң кызыклы мәкаләләрне сайтка куймыйбыз да.  

Яшерен-батырын түгел, вакытлы матбугатка язылу соңгы елларда җиңелләрдән бармый. Сәбәпләрен аңлыйбыз, без дә сезнең кебек үк кешеләр. Беренчесе бәясе. Нишлисең, дөньясы шундый. Бездән генә торса икән ул. Кәгазе, бастыруы... Тагын да кыйммәтрәк чыкмасын өчен газетаны Казаннан үзебез алып кайтабыз инде. Үзебездән торганны эшләргә тырышабыз. Аннан кечкенә бәбидән алып сиксәнне узган әбигә кадәр хәзер телефонда утыра. Юк, моны гаепләп әйтмибез, бик яхшы, заман белән бергә атлап барырга кирәк. Нинди сәбәп табарга тырышсак та, “теш чыкканнан бирле” район газетасын укып барган кеше телефонга алданып аны алдырудан туктамый. Газета укуның тәмен дә менә шулардан сорарга кирәк.

Шуны әйтергә кирәк, һәрвакытта да җиңүгә күмәк көч белән тотынганда гына ирешеп була. Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас, диләрме? Ә киртәләрне атлап чыгарга безгә беренче чиратта сез булыштыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Зур рәхмәт сезгә.

Аннан рәхмәтләребезнең иң зурысын почта бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хат ташучыларга җиткерәсебез килә. Аларның тырышлыгы әйтеп бетергесез. Хезмәтләре бик авыр, моны алар гына аңлый, хезмәт хаклары зур түгел, халык белән уртак тел табарга кирәк. Әмма алар тырышты, булдырды, күбесе алларына куелган планны үтәп чыкты. Чиканас авылыннан Роза Миңнуллина сокландырды. Ул почтада эшләмәсә дә, авылдашларын район газетасына яздырды һәм аны вакытында өләшеп барырга да алынды. Рәхмәт, Роза ханым! Хат ташучылар арасында без бәйге дә игълан иткән идек. Нәтиҗәләрен бераз соңрак ясарбыз.

Район башлыгы Илшат Нуриевка, аның урынбасары Алсу Мөхәммәтовага (ул шәхсән үзе өч хезмәт ветеранын яздыртты),  район Советының аппарат җитәкчесе Радик Галимуллинга (район хакимияте хезмәткәрләре ел да башкаларга үрнәк күрсәтә), авыл җирлекләре башлыкларына, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровка, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка, почта бүлеге җитәкчесе Эльмира Гайнетдиновага да рәхмәтлебез. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре быел зур активлык күрсәтте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бердәмлектә – көч, дибез. Моның шулай булуына кат-кат инанабыз. Бу юлы да уңай күрсәткечләрнең төп сәбәбе шул бердәмлегебез, дияргә була. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, эчке эшләр бүлеге, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы, “МСО”, “Водоканал-Сервис”, “КСМ” ширкәтләре, Арча элеваторы, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте, суд приставлары коллективлары газетабызны эш урыннарына күпләп яздырды.

Район китапханәчеләре (җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева) быел да актив булды. Арча шәһәрендәге балалар бакчалары хезмәткәрләре дә яңа елның беренче яртыеллыгында безнең белән бергә атлап барачак.

Арчаның тугызынчы балалар бакчасы 21, алтынчы балалар бакчасы 17, унберенче балалар бакчасы 14 данә газетабызны алдырачак, беренче, икенче, дүртенче, бишенче, унынчы балалар бакчалары алардан азга гына калышты. Беренче, икенче, өченче мәктәп, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей укытучылары да читтә калмады. Гомумән, барлык авыл, шәһәр мәктәпләре укытучыларына, тәрбиячеләргә рәхмәтебез зур. Алар, гадәттәгечә, безнең газетабызга бердәм язылучылар булды. Без дә, үз чиратыбызда, елдагыча районыбызның мәгариф һәм мәдәният тормышын яктыртып барырга ышандырабыз.

Быел бу оешмаларга яңалары да өстәлде. Аларны да билгеләп үтәргә телибез. ДОСААФ оешмасы 4 (җитәкчесе Рөстәм Алеев өстәмә тагын бер хезмәт ветеранын да яздыртты), район Мәдәният йорты 14 (җитәкчесе Рамил Мөхетдинов), район үзәк хастаханәсе 12 (җитәкчесе Рифат Идрисов), Арча сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), Алимас Әмиров шәхси предприятиесе, прокуратура (прокурор Ринат Кәримов ярдәме белән ике хезмәт ветераны да газетабыз белән танышып барачак), мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов ун хезмәт ветеранына шундый бүләк ясады) һәм башкалар. 

Шулай бергә-бергә иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынып 2024 елга кердек. Яңа ел һәрберебезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен. Бусагаларыбыздан кайгы җиле атлап кермәсен. Сәламәтлек ташламасын, гаиләләрдә иминлек хөкем сөрсен. Илебезгә тынычлык килсен. Яңа елда бергә булыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев