erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен

Пәнҗешәмбе көнне китте ул. Төнлә.

Арчадан әфганчы Илнур Яруллин хәзерге вакытта яңадан махсус хәрби операция барган зонада. Үз төркемендә мәгълүматлар җибәреп бара.

Луганскида госпитальдә булды, егетләребез, командирлары белән очрашты, аралашты. Хәзерге вакытта ул Ростовта. “Ниһаять, бүген йокладым. Алда бик авыр эш көтә. Аннан юлга чыгам. Йөк белән”, – дип язган иде.

 Пәнҗешәмбе көнне китте ул. Төнлә. Көндез машина төяделәр. Шул ук көнне махсус хәрби операция барган зонада һәлак булганнарның әти-әниләрен, (безнең генә түгел, башка күрше-тирә районнардан да, чөнки бу төркемдә бөтен Татарстан районнары халкы утыра), волонтерлар, иганәчеләрне җыеп Коръән ашы үткәрде. Бу кешедәге ихтыяр көченә, күңелендәге изгелеккә, кешелеклелек һәм ярдәмчеллегенә сокланырлык.

Ул көнне бер машинага мобиль мунчалар төяделәр. Якташыбыз Фоат Абдуллин “КамАЗ” машинасы белән алырга кайткан иде.

– 27 гыйнвар көнне генә кыска вакытлы ялдан киткән идем. Тагын командировкага җибәрделәр, – диде ул. – Бик авыр да (физик яктан гына түгел, рухи яктан да авыр), тормыш өчен куркыныч та хезмәт башкарам мин анда. Яу кырыннан ут астында һәлак булганнарны, яралыларны алып чыгабыз.

Эше бик тыгыз иде, шуңа озак тоткарламыйча, исән-имин кайтуын теләп саубуллаштык.

Коръән ашында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Арчада, Яңа Кенәр ягында, авылларда махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм итү оешырыла, аерым кешеләр дә, эшмәкәрләр дә, “Сугышчан туганлык” оешмасы, ветераннар советы да активлык күрсәтә. Аларның барысына да зур рәхмәт, – диде ул. – Бүген монда яу кырында якыннарын югалткан кешеләр утыра. Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен. Исәннәр җиңү яулап тизрәк әйләнеп кайтсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина район ветераннарының бу юнәлештә нинди зур эш башкарулары белән таныштырып үтте. “Без, ветераннар, ярдәм итә алубызга шатланабыз һәм бу гамәлебез белән горурланабыз”, – диде ул.

– Аллаһы Тәгалә җиңеллекләр генә түгел, сугышлар да, авырлыклар да, югалтулар да булыр, дигән. Кемнең кем икәнлеген шушы игелекле эшләрегез күрсәтә. Киләчәктә дә бердәм булыйк, илебезгә килгән бу авырлык безне берләштерсен. Шул очракта җиңеп тә чыгачакбыз, – диде Кышкардан килгән Радик хәзрәт Кәримов.

– Чыннан да, бу авырлыкларны бергәләп җиңәргә безгә. Якыннарын югалткан кешеләр бар. Аларга сабырлыклар телим. Без ул егетләрне онытырга тиеш түгел. Тагын да авыррагы, яу кырында калганнар бар. Аларның гәүдәләрен кайтару өстендә эшләргә кирәк. Андый ачы хәсрәтне берәүгә дә бирмәсен, – диде Илнур Яруллин һәм барлык ярдәм итүчеләргә, волонтерларга олы рәхмәтен белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Коръән ашы өстәле волонтерлар Вагыйзә Әгъләмова, Фәния Шәрәфиева, Гөлнур Гайнуллина, Илнурның хатыны Зөһрә Яруллина тырышлыгы белән әзерләнде. Волонтерларга, аеруча бу кызларга,  нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр. Юк вакытларын бар итеп, бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп йөри алар.

Ә бу көнне махсус хәрби операция барган зонага зур бер “КамАЗ”, тагын прицеп белән бер зур йөк машинасы, “Газель” китте.

– Унөч мунча, бөтен кирәк-яраклары белән берсе-берсе 250 мең сумлык ленталы пилорама, бик күп исемле посылкалар җибәрелде. Безнең Яңа Кенәрдәге команда госпитальгә кирәк-яраклар, солдатларга киптерелгән сухарилар һәм башка бик күп әйберләр туплап җибәрде, – диде Фәния Шәрәфиева. – Моннан тыш Шәмәрдәннән итне, яшелчәләрне киптереп, кушып ясалган коры ашлар, сухарилар әзерләп китерделәр.

Илнур Яруллиннан барлык әйберләрнең дә урынга барып җитүе һәм егетләребезгә тапшырылуы, аларның рәхмәт белдерүләре турында хәбәр килеп иреште дә инде. Калганнары турында үзе кайткач сөйләшеп бетерәбез, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X