erid:2VtzquqpS7d
Ул миңа яхшы кәеф тә алып килә
Арча яңалыклары

Ул миңа яхшы кәеф тә алып килә

Ветеран ихлас күңелдән язган.

Яхшы кешеләр

Мин 2нче төркемдәге инвалид. 84 яшьтә. Беркая да чыгып йөрмим. Үзем генә яшим. Әмма мин ялгыз түгел. Тормышымны ямьләндереп торучыларның берсе турында сөйләп үтәм. Ул -- Арча китапханәсендә эшләүче китапханәче Наилә Гәрәева. Наилә Илнуровна мине китаплар белән тәэмин итеп тора. Ул миңа китаплар гына түгел, яхшы кәеф тә алып килә. Һәрвакыт шат күңелле, йөзендә елмаю булыр. Эссе көнне салкынча җил искән кебек көефне күтәреп җибәрә.

Наилә Илнуровна, сезгә бик зур рәхмәт! Исән-сау һәм бәхетле булыгыз! Сезнең дә янәшәгездә үзегез кебек яхшы кешеләр булсын!

Ирина Смелова.

Арча.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев