erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урманны яратмасаң, анда эшләп булмый...

Урманчыларга көн шәп килде. Урманда салкынча булыр, ник юка киендегез, дигәннәр иде, баргач, эсселектән су коенасы килеп китте...

Арча урманчылары ел да сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Башта 12 сентябрьдә Тукай урман участогында конкурста катнаштылар. Икенче көнне бөтен коллектив белән чәй өстәле янында,  артистларны тыңлап, бүләкләр алып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Көндәлек мәшәкатьләр, эш белән генә түгел шул, адәм баласына ял да кирәк. Шушы чараларны оештырган җитәкчеләргә рәхмәт.

Конкурста дүрт команда: “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесенең  Тукай, Сурнар, Балтач участоклары һәм “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесенең Тукай җитештерү участогы урманчылары катнашты.

Арча урман хуҗалыгы хәзер ике оешма булып йөри. “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе  (җитәкчесе Шамил Хәйруллин) һәм “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениесе (директоры Нияз Сәләхов). Аларның һәркайсы нинди эш башкара соң, диярсез. Әлбәттә, аларның икесенең дә эше урман белән бәйле. “Без урман хуҗалыгын контрольдә, игьтибарда тотабыз, – дип сөйләде “Арча урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Шамил Хәйруллин. – Ә “Арча урман хуҗалыгы” учреждениесе хезмәткәрләре урманны саклау, үстерү, җитештерү вазыйфаларын башкара. Ике оешмага бергә 80 кеше эшли. Бездә 23 кеше. Заманында 200ләп кеше эшли иде. Дөрес, кул хезмәтен хәзер күбрәк техника башкара. Әмма бүген урман эшенә бик килмиләр генә. Яшьләр шәһәр ягын карый. Урманны яратсаң гына бу эштә эшләп була”.

Конкурста судьялык эшен башкарган Арча урман хуҗалыгында бүлек җитәкчесе булып эшләүче Әнәс Закиров, урманнан башка яши алмавын аңлап, өч ай укыганнан соң ветеринария институтын ташлап, Йошкар Олада политехник институтын тәмамлаган. “Мин тумышым белән Пучинкә Поник авылыннан, – дип сөйләде ул. – Туганнан урман эчендә уйнап, эшләп үстем.  Ветеринария институтында аудиториядә утырганда күз алдымда урман булыр иде. Түзмәдем, авылга кайтып киттем... Аннан укырга Йошкар Олага юл тотым. 1984 елдан урманда...”.

Элек “лесник” дип аталган урманчылар хәзер “мастер” дип йөртелә. Әнә, Яңа Ашыттан урман остасы Алмаз Рәүфовның әтисе Мәгъруф тә урманчы булган. Алмаз үзе Тукай урманчылыгында 22 ел эшли. “Яратмасаң эшләп булмый”, - ди ул да.

Ярышлар урманны чистарту өчен кишәрлек билгеләүдән башланып китте.  Сурнар участогы остасы Рамил Тимершәехов: “Конкурслар бик тә кирәк. Эшкә нәтиҗә ясау бу. Онытканнарны искә төшерү, белемнәрне ныгыту, үзара очрашу, аралашу – шунысы кыйммәт, – диде. – Урманнарны кишәрлекләр ясап карап торабыз. Китапка барысы да язып куела. Менә хәзер без үлчәп, карап, кишәрлекнең чикләрен билгелибез һәм дүрт почмакка багана утыртабыз да, кайсы квартал икәнен язып куябыз”.

Гөберчәктән Рәдиф Сәетов: “Эх, урманның һавасы да һавасы!, - дип әйтеп куйды. – Гөмбәсен, миллеген дә җыябыз, каен гөмбәсе дә (чага) әзерлибез, ярминкәләргә алып барабыз. Каен гөмбәсенең чия җирен генә файдаланырга кирәк. Урманда ике сәгатьтән тамак ача, кара ипи, йомырка ашап, тәмле чәеңне эчеп җибәрәсең, җаннар рәхәтләнеп китә...”.  “Урманда аю бармы?”. “Урманда аю бар, анасы да, атасы да, ә бүре юк. Бүре кирәк. Пошилар бик нык үрчеде. Агачларга зыян салалар”. “1989 елдан аюны күргән юк, – диде Тукай участогында эшләүче, Шура авылыннан Инсур Шәрипов. – Эзләре күренә үзе. Бүрене күптән, малай вакыттан күргән юк”. “Урманнар сирәкләндеме?” “Киселгән агачларның урынына яңалары, яшьләре утыртыла. Урманнарга сирәкләнергә ирек бирмибез”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бездә катнаш урманнар, – дип сүзне дәвам итте Тукай җитештерү  участогыннан Рафис Исламов. – Кишәрлек билгеләнгәч, кайсы агач киселәсе  карала. Яртылаш чергән, бер төптән үсеп чыккан ике тармак-лы агачның берсе, карт, сыйфатсыз, бер-берсенә терәлеп үскәннең икенчесе киселә.

Кишәрлекләрне билгеләп бетергәч, урманчылар өеп куелган агачларның күләмен исәпләп чыгардылар. Шул арада Сөрдедән ак аты белән Тәлгат Салихов та килеп җитте. Егетләр ат тугаруда һәм җигүдә осталыкка сыналдылар. Ә судья Әнәс Закиров бик таләпчән, игътибар белән күзәтеп тора һәм конкурсантларның эшен кабул итеп ала. “Хәзер ат белән йөрмибез, машинада, – ди урманчылар. – Без әле ат җигү һәм тугаруның нәрсә икәнен беләбез, ә менә яшьләр аны бөтенләй белмәячәк”. Конкурсның иң кызыклы өлешедер бу. Атны онытырга ярамый...

Алга таба урманчы осталар яфрак буенча үсемлек төрләрен билгеләделәр, орлыкка карап, кайсы үсемлекнеке икәнне әйттеләр, һөнәр осталыгы буенча тест үттеләр, янгын сүндерү, мылтыктан ату буенча сыналдылар.

– Мин урманчылыкта 9 ел эшлим, – диде “Арча урман хуҗалыгы” җитәкчесе Нияз Сәләхов. – Дөрестән дә, урман эшен яратмасаң, бу эштә эшләп булмый. Башта мин Казан ветеринария академиясендә технолог белемен алдым, аннан Казан дәүләт аграр университетында төп һөнәрем – урман эше буенча укыдым. Мин үзем Хәсәншәех авылыннан. Безнең хуҗалыкта дүрт питомник бар. Елга 2 млн. яшь агач үсентеләре үстерәбез. Безнең максат урманны саклау, яңарту – шул юнәлештә эш алып барабыз. Язын 365 гектар мәйданда яшь агач үсентеләре утырттык. Хәзер менә көзен 50 гектар мәйданда агач утыртабыз. Агачлар өч төрле мәйданда урнаштырыла. Бер өлеше – ерганакларга каршы быел 265 гектар җирдә агач үсентеләре утырттык, икенчесе – урман эчендә киселгән мәйданнарда техника белән көзен буразналар ерылып, шунда язын агачлар утыртыла, өченчесе – нефть, газ оешмаларына кагылышлы – алар эш буенча урманга кереп җир алалар һәм шул мәйданны башка җирдән бирәләр – без шунда агач утыртабыз. Урманнар арта бара.

Арча урман хуҗалыгы янгын станциясе җитәкчесе Илдар Фәйзуллин: “2020 елда безгә Россия Федерациясе илкүләм проекты нигезендә махсус урмандагы янгыннарны сүндерүче ике өр-яңа машина бирелде. Безнең урманнарда янгыннар булганы юк”, – диде.

Яшь урманчы, Лубян техник урман көллиятен тәмамлаган һәм армия хезмәтен үтеп кайткан инженер Марсель Низамиев белән узган ел сөйләшкәндә, киләсе елда күрше егете Камил шушы ук көллиятне тәмамлап эшкә кайтачак, дигән иде. Камил Гариповны да күрергә насыйп булды. “Нишләп нәкъ менә урман көллиятен тәмамладыгыз?” – дип сорыйм. “Минем бабам Нариман Хәбибрахманов урманчы, аннан “Арча урманчылыгы” җитәкчесе Шамил Мәхмүтович та киңәш итте. Көллияттә 4 ел укып, монда эшкә кайттым. Тиздән армиягә китәм. Армиядән соң урман хуҗалыгында эшләячәкмен”.

Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев