erid:2VtzquqpS7d
Тырыш гаилә. Сайлауга да бергә киләләр
Арча яңалыклары

Тырыш гаилә. Сайлауга да бергә киләләр

Фотода Гөлназ һәм Әмир Шәкуровлар.

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: "Гөлназ-Әмир Шәкуровлар - Шушмабаш авылында үрнәк,  тырыш гаиләләрнең берсе, - дип сөйли.  - Күп балалы гаилә. Балаларына үзләренең матур гамәлләре белән тәрбия биреп, авыл өчен җан атып яшәүче матур гаилә".

Мин Гөлназ Шәкурова белән Шушмабаш мәктәбендә 5 нче сыйныфта Гаилә елына багышланган чарада очраштым. 5нче сыйныфта улы Әсхәт укый. Гөлназ тәрбия темасына үз гаиләсе мисалында матур чыгыш ясады. Сайлауга да алар ил-көннәребез тыныч, гаиләләр бөтен, бәхетле булсыннар иде дигән теләкләр белән киләләр. Исән-сау булсыннар!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев