erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ут һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә приборлар күрсәткечләрен ничек һәм кая язарга

Бердәм түләү документлары килә башлады

2020 елның 1 мартыннан районда яшәүчеләр берничә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчене берләштергән бердәм түләү документлары ала башлады.  Халык алдында шундый кыенлык килеп туды: ут һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә приборлар күрсәткечләрен ничек һәм кая язарга? Бу темага ачыклык кертү максатыннан без “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Арча офисы җитәкчесе Алия Вәлиевага мөрәҗәгать иттек.

– Квитанциянең аскы уң як почмагында ут һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тутыру өчен таблица бар. Шулай ук бу күрсәткечләрне компаниянең рәсми сайтында “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте шәхси кабинеты (lkfl.tatenergosbyt.ru), Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatrstan.ru) аша, клиентларга хезмәт күрсәтү офислары телефоннары буенча (алар счет-квитанцияләрдә күрсәтелгән) һәм  элемтә үзәгенең 8-800-200-25-26 бушлай номерына шалтыратып әйтергә була. Тик шуны онытмагыз, күрсәткечләрне һәр айның 25енә кадәр әйтергә кирәк. 25еннән соң килгән күрсәткечләр түләү күләмен исәпләгәндә исәпкә алынмаячак һәм исәпләү беренче өч айда кулланылган коммуналь ресурсның уртача айлык куллану күләменнән, аннан соң нормативтан чыгып башкарылачак.

– Ахыр чиктә без берничә төр коммуналь хезмәтләр өчен бер сумма түлибез. Аерым бер хезмәт өчен генә түләп буламы?

Әйе, бүген билгеле бер хезмәт белән тәэмин итүчегә акча түләү мөмкинлеге тормышка ашырылды. Әлеге түләү документы кысаларында түләнәсе сумманы конкрет хезмәт күрсәтүчегә түбәндәге юллар белән җибәрү мөмкинлеге бар: компаниянең рәсми сайтында “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте шәхси кабинетына кереп; озын сызыклы штрих-кодны исәпләү яки шәхси исәп-хисап счетын кертү юлы белән “АКИБАНК” түләү терминалында; шәхси исәп-хисап счеты номерын кертеп “Сбербанк” терминаллары һәм “Онлайн-Сбербанк” мобиль кушымтасы аша; башкаручы кодлары буенча счет-квитанция тутыру юлы белән “Татэнергосбыт” җәмгыяте кассаларында һәм почта бүлекчәләрендә. Бу очракта конкрет хезмәт күрсәтүчегә конкрет нинди сумма түләгәнне күрсәтү мөһим. Мәсәлән, хезмәт күрсәтүче “Татэнергосбыт” – кулланучы электр энергиясе  өчен күпме түли; башкаручы “Водоканал-Сервис” – су өчен нинди сумма түли һәм башкалар.

– Тулысынча түләмәгән очракта, икенче төрле әйткәндә, конкрет коммуналь хезмәт өчен генә түләгәндә нәрсә була?

– Тулысынча түләмәүнең ике варианты бар – башкаручылар буенча счет-квитанциядәге таблицаны тутырганда һәм аны тутырмаган очракта. Әгәр түләүче тарафыннан тәэмин итүче күрсәтелмәгән икән, кертелгән акча барлык хезмәтләр арасында пропорциональ бүленәчәк. Шуның нәтиҗәсендә башкаручылар алдында бурыч барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, сезгә 5 мең сум түләргә дип квитанция килде, ди. Ә сез 2 меңне генә түлисез. Бу 2 мең сум хезмәт белән тәэмин итүчеләргә бүленә. Һәм барысы алдында да бурыч барлыкка килә. Әгәр сез конкрет башкаручыга түлисез икән, башка коммуналь хезмәтләр буенча әҗәт җыела. Бу суд тәртибендә бурычларны түләттерү өчен нигез булып торачак. Шуңа торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулы күләмдә түләү кирәклеге турында искәртәбез.

– Өлкәннәрнең күбесе портал яки терминаллар аша түли алмый. Аларга кая барырга: “Энергосбыт” җәмгыятенең Арча бүлекчәсенәме, әллә идарәче компаниягәме? Почтадагы кассада да түләргә буламы?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Бу очракта квитанцияләрне банк һәм почта бүлекчәләрендә, клиентларга хезмәт күрсәтү офисында  түләргә була.  Әмма без читтән торып түләү юлын, ягъни дәүләт хезмәте порталы, “Татэнергосбыт” җәмгыяте шәхси кабинеты (икесендә дә комиссиясез), банклар терминалларында, банкларның онлайн сервисларында түләргә тәкъдим итәбез.   

– Сораулар туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

“Татэнергосбыт” җәмгыятенең Арча бүлекчәсенә. Адресы: Себер тракты урамы, 22А йорт. Телефоннары: 3-17-46, 3-93-00, 3-91-32, шулай ук 88002002526 элемтә үзәге бушлай номерына шалтыратып.  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X