erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вәисне искә алдылар

Әфганчылар килде

Елдагыча 14 февраль көнне якын-тирә авылларда яшәүче әфганчылар, Яңа Кенәр авыл җирлегендә оешканәафганчылар оешмасы җитәкчесе Рашат Салихҗанов җитәчелегендә мәрхүм булган иптәшләренең каберләрен зыярат кылалар. Шулай ук алар әфганчыларның гаиләләренә азык-төлек, тәм-том тутырылган пакетлар өләшеп, хәлләрен белешеп чыгалар. Алар бу гаиләләр белән бу көнне генә түгел, ел әйләнәсендә дә гел аралашып, ярдәмләшеп тора.

Мәмсә авылына Вәис Вәдүт улы каберенә дә килделәр, быелгы биек кардан араланган, каберга кадәр ачылган юлга шатландылар һәм юлны ачучыларга рәхмәт белдерделәр, Догалар укып Вәисне искә алдылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта мәгълуматны Ташкичү Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева Вк битендә урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре